Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан кинофестивалендә синди телендә төшерелгән бердәнбер нәфис фильм күрсәтелде

Пакистан кинорежиссеры Рахул Айджаз югалып бара торган телне саклауның бер чарасы итеп шул телдә яхшы кино төшерүне күрә.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә синди телендә төшерелгән бердәнбер нәфис фильм - Рахул Айджазның «Поездлар чүлне кисеп үтә» кыска метражлы фильмы күрсәтелде.

Автор әсәрен төзәлмәс чирдән вафат булган абыйсы истәлегенә төшергән. Рахул Айджаз Пакистанда һәм Һиндстанда яшәүче синди милләте вәкиле. Бу югалып баручы телләрнең берсенә керә. «Синди шактый киң таралган мәдәният булса да, бу телдә бер генә кино да төшерелмәгән», — ди режиссер.

Пакистан кинорежиссеры Рахул Айджаз югалып бара торган телне саклауның бер чарасы итеп шул телдә яхшы кино төшерүне күрә.

«Мин киң форматта төшерелгән синди фильмын күргәнем булмады, һәрхәлдә соңгы 40 елда. Мин үз телемдә фильм төшерүем белән горурланам. Бәлки, башкалар да кушылырлар», — ди Рахул Айджаз.

Ул алга таба да синди телендә кино төшерергә хыяллана. «Хәзер кинематография технологияләре үсә. Дубляж ясау, субтитрлар куллану синди телендәге фильмны башка халыкларга җиткерү мөмкинлеге бирә», ди режиссер.

Кино төшерү һәм әдәби әсәрләр тудыру — югалу куркынычы янаган телләрне саклауның бер юлы, дип саный автор. «Язылган әсәрнең укучысы була. Минем әтием инглиз һәм синди телләрендә иҗат итүче язучы. Аның укучысы бар», — ди ул.

Рахул Айджаз үзе журналист булып эшли һәм эшчәнлеген аңа инглиз телендә алып барырга туры килә.  

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев