Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсының «Акыллы шәһәр» номинациясендә икенче урынны алды

Конкурста җиңү нәтиҗәсендә шәһәр геомәгълүмат системасын үстерү һәм цифрлаштыру буенча башка бурычларны хәл итү өчен 40 млн сум акча алачак.

Казан ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды. Татарстан башкаласы «Цифрлы технологияләр һәм платформа чишелешләрен («Акыллы шәһәр») кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» номинациясендә «Комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү» проекты өчен билгеләп үтелде. Узган атнада конкурс нәтиҗәләрен Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җиткерде. Барлыгы Россиянең 39 субъектыннан 100-гә якын гариза бирелгән.

Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәр цифрлаштыру өлкәсендәге мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итә дип билгеләп үтте. «Федераль конкурста җиңү – безнең коллегаларыбызның зур командасы эшенә яхшы бәя, – диде И.Метшин. – Әлбәттә, шәһәрлеләр, шул исәптән эшмәкәрләр өчен уңайлы шартлар, бу эш турында аларның уңай фикерләре безнең өчен төп бәя булып кала бирә. Бу юнәлештә эшлисе эшләр күп әле».

Бүгенге көндә муниципаль геомәгълүмат системасында 700-ләп кулланучы, Казан Башкарма комитетының 26 бүлекчәсе эшли. Шулай итеп, система ярдәмендә бүлекчәләр арасында оператив мәгълүмати хезмәттәшлек җайга салынган, мәгълүматның үтә күренмәлелеге, ачыклыгы тәэмин ителгән, ә барлык реестрларның мәгълүматлары үзара бәйле, дип билгеләде И.Метшин. Конкурста җиңү шәһәргә 40 млн сум күләмендә акчалата бүләк алып килде, алар геомәгълүмат системасын алга таба үстерүгә һәм цифрлаштыру өлкәсендә башка өстенлекле бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Үзенең ТР Дәүләт Советына юлламасында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елны Цифрлаштыру елы дип игълан итте, дип искәртте Мэр. «Республика башкаласы буларак, без моңа әзер, – дип өстәде шәһәр башлыгы. – Әмма көчләрне берләштерергә һәм бу юнәлештә эшләргә кирәк әле. Киләсе ел безнең өчен, чыннан да, яхшы нәтиҗәләр китерсен өчен, мөмкин булган барлык республика һәм шәһәр ресурсларын файдалану мөһим».

Гомумән алганда, теләсә кайсы шәһәрдә цифрлаштыру зур эш белән бәйле, дип өстәде Мэр. «Бу компьютерлар, серверлар сатып алу гына түгел, ә зур системалы эш тә, – дип ассызыклады ул. – Бүгенге көндә без 45 мең документ һәм 2 млн объектны бердәм базага керттек, меңләгән процесс һәм исәп-хисапларны автоматлаштырдык, документларның оптималь шаблоннарын эшләдек, пространство модельләрен төзедек һәм Казанның Генераль планын электрон рәвешкә күчердек». Хезмәтләрне цифрлаштыру эше дәвам итәчәк, дип өстәде И.Метшин.

Билгеләп үтик, быел беренче тапкыр «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында муниципаль округлар катнаша алды, ә призлы урыннар саны һәр номинациядә бишкә кадәр арттырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Россиянең 36 төбәгеннән 50 җиңүче билгеләнде.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев