Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан егете «акыллы» киемнәр уйлап чыгарган

Ул, шулай ук, энергетика өлкәсендәге проектлар һәм бронекостюм уйлап табу өстендә эшли.

Кешегә салкын булганда «акыллы» костюм автомат рәвештә җылыта алачак. Бу хакта «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Казан мейкеры Бекзод Бурибаев сөйләде.

«Россиядә һава торышы салкын булганын барыбыз да белә. Бездә кояш сирәк чыга. Кешене автомат рәвештә җылытырга сәләтле булган костюм уйлап табу идеясе туды. Бу — киләчәкнең интеллектуаль киеме», — диде ул.

Бекзод Бурибаев инновацион проектлар белән 8 яшьтән шөгыльләнә. «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивалендә өченче тапкыр катнаша. Яшь мейкер шулай ук энергетика өлкәсендәге проектлар һәм бронекостюм уйлап табу өстендә эшли. 

 

Гадел Әхмәтҗанов

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев