Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан белгече «Ел китапханәчесе – 2022» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Аны «Иң яхшы тифлокитапханәче» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар.

ТР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова «Ел китапханәчесе – 2022» бөтенроссия конкурсының җиңүчесе булып танылды. Аны «Иң яхшы тифлокитапханәче» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар.

Г.Закирова оешманың Казан филиалында 2001 елда китапханәче булып эшли башлый, ә 2010 елда оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеген җитәкли башлый.

Г.Закирова 2018 елда, Мәскәүдә тиешле белем алганнан соң, югары категорияле тифлокомментатор була. Шул вакыттан алып ул республиканың һәм Россиянең башка субъектларының мәдәни киңлегенә тифлокомментарийлар кертү белән шөгыльләнә. Татарстан, Мәскәүдән соң, мәдәният учреждениеләрендә мондый хезмәт күрсәтелгән беренче төбәк булды.

Г.Закировасы инклюзив һәм үтемле мәдәни мохит булдыруга, күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне мәдәни кыйммәтләргә якынайтуга, социаль-мәдәни киңлеккә яңа хезмәтләр кертүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китапханә-мәгълүмат хезмәтен күрсәтүнең һәм тормыш эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртуга багышланган төрле проектлар һәм программалар авторы булып тора, дип хәбәр итә ТР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе матбугат хезмәте.

«Ел китапханәчесе» бөтенроссия конкурсы Россия китапханәләр ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Быел 23 китапханәче һәм 12 студент финалга чыкты. Конкурсантлар «Елның иң яхшы яшь китапханәчесе – 2022», «Киләчәк китапханәсе – яшьләрнең карашы» һәм «Минем сайлау – китапханә!» номинацияләрендә беренчелек өчен көч сынашты. Шулай ук конкурста «Яңа буынның иң яхшы китапханәчесе», «Иң яхшы китапханәче-методист», «Иң яхшы балалар китапханәчесе» һ.б. махсус премияләр дә каралган иде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев