Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан автобусларында битлексез кеше булса, кондукторларны премиясез калдырачаклар

Казан түрәләре битлексез йөрүчеләргә каршы көрәш башлады. Шәһәрдә тикшерелгән барлык автобусларда да битлексез кешеләр булган. Гади халыкны да, кондукторларны да штрафлар белән куркыталар.

12 майда Татарстанда урамга битлексез һәм бармакчасыз йөрү тыела. Шул уңайдан җәмәгать транспортында тикшерүләр көчәйгән. Бу хакта бүген журналистларга Казан шәһәренең транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков белдерде. Бүген алар башкалада йөрүче автобусларның яртысын тикшергән.

"Бүген иртәнге вакытта Казанда 448 автобус чыкты. Шуларның 263е тикшерелде. Аларның һәммәсендә дә бер кеше булса да битлексез яки бармакчаларсыз иде. Тикшерүчеләр ул кешеләргә кисәтү ясагач, күпчелеге битлек киде. Шул ук вакытта 63 очракта кешеләрнең битлеге яки бармакчасы юк иде. Андый пассажирларга без автобустан чыгуны сорадык. Тугыз кеше моңа буйсынмады, тавыш күтәрде, башка кешеләрне тоткарлады. Полиция чакыртырга мәҗбүр булдык. Алар килер алдыннан автобустан чыктылар.

Без яңадан кисәтеп әйтәбез. Бүгеннән автобус, троллейбус, трамвайда битлексез һәм бармакчасыз йөрү мөмкин булмаячак. Без моны катгый рәвештә тикшереп торачакбыз", диде Айдар Габделхаков.

Битлексез яки бармакчасыз йөргән кешеләргә 4 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, юлчылар ташучы оешмалар һәм кондукторларны да җаваплылыкка тартачаклар. Кондукторлар автобус салонында битлексез кеше тотарга тиеш түгел.

"Кондукторга башта кисәтү ясала. Өченче кисәтүдән соң премиясез калдыру каралган. Һәрбер оешма үзенчә эш итә", диде Габделхаков.

12 майдан Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле чикләүләрнең кайберләре йомшарталды, ләкин берничә таләп өстәлде. Аерым алганда, җәмәгать транспорты һәм сәүдә нокталарында битлексез, бармакчаларсыз йөрү тыела. Бу таләп таксиларга да кагыла.

 

Азатлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев