Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кайсы район уракта беренче бара? Комбайнчылар ярыша

Бүген игенчеләр алны-ялны белми кырда эшли. Һәр көн, һәр сәгать кадерле – булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә быел уңыш чынлап та яхшы.

Тырышып эшләүнең әҗере дә булмый калмый. Быел да, традициягә кергәнчә, икмәк суктыручылар арасында бәйге игълан ителде. Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды.

Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 2020 елгы урып-җыю кампаниясенең барышы белән дә таныштырды ул. 1 августка булган мәгълүматларга караганда, бүгенгә республика буенча 206 мең гектар җирдә, барлык мәйданның 13,7 процентында 836 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңдырышлылык – гектарына 40,7 центнер. Көзге бодайдан иң югары уңыш 44,2 центнерны тәшкил итә, 541 мең тонна суктырып алынган. Борчак уңышы, 2019 елга караганда, бер гектардан 3,6 центнерга күбрәк, ягъни гектарына 27,5 центнер чыга.

– Гомумән алганда, барлык районнар да урып-җыюга әзер, әмма районнар төрлечә эшли. Объективрак булсын өчен урып-җыю темпларын районнарны дүрт климат зонасына бүлеп билгеләдек, – диде министр. Идел алды зонасында сигез муниципаль район бар. Алар арасында иң югары темп Буа районында – бөртеклеләрнең 25 проценты җыелган, уртача уңдырышлылык – гектарына 40,6 центнер.

Көнбатыш Кама аръягы (җиде район): Нурлат районы беренче бара, 26 процент уңыш җыеп алынган, гектар уңышы – 42,5 центнер. Көнчыгыш Кама аръягы (җиде район): Зәй районында уңыш 25 процент мәйданда җыелган, бер гектардан уңдырышлылык 62 центнердан артыграк. Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы (җиде район): Азнакай районында уңыш 20 процент мәйданда җыелган, уңдырышлылык – гектардан 46 центнер.

– Безнең төньяк районнар объектив сәбәпләр аркасында ныклап торып урып-җыю эшенә киләсе атнада керешәчәк. Шул ук вакытта берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе әлегә кадәр үз комбайннарын ремонтлап бетермәгән, – диде Марат Җәббаров.

Республика бәйгесеннән тыш, районнар үзләре дә иң уңган игенчеләрне билгеләп бүләкләп бара. Буа районында бер мең тоннадан артык иген суктырган комбайнчыларга премия бирелә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов әйтүенчә, кайсы төр комбайнда эшләүләренә карап, җиңүчеләр төркемләп билгеләнә.

– 1000 тоннадан артык суктырган биш комбайнчыбыз бар. Яңгырлар явып торганга, эш тукталып торды. Уңган игенчеләребез кырга чыккач, аларны, һичшиксез, бүләкләячәкбез, – диде Ранис Габитов.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев