Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кави бклән Сәрвәрнең сүнмәс уты

С.Әдһәмованы да, халык дошманының хатыны буларак, кулга алалар, суд карары чыгарып, Себернең төньяк төбәгенә этап белән озаталар.

Татар җәмәгатьчелеге язу­чы Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше – тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың тууларына 120 ел тулуны билгеләп үтте. Шушы уңайдан республиканың төрле мәдәни, әдәби оешмаларында аларга багышланган кичәләр, түгәрәк өстәл утырышлары узды. Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее) К.Нәҗми һәм С.Әдһәмованың Милли музейда сакланган ядкярләреннән «Аларның сүнмәс уты» дигән күргәзмә эшли башлады.


Күргәзмә актерлар һәм музыкантлар катнашында перфоманс белән ачылып китте. К.Нәҗми һәм С.Әдһәмованың, шәхес культы елларында кулга алынып, төрмәдә үткәргән елларында бер-берсенә төрле авыр кичерешләр, шул ук вакытта мәхәббәт хисләре белән тулы хатлар белән сөйләшү күренешен эченә алган тамаша К.Тинчурин исемендәге театр артистлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов, җырчылар Сөмбел Ситдыйкова, Илнур Байназаров, Раушания Җиһангирова (әзерләүчеләр — Луиза Янсуар, Резедә Гарипова) катнашында тетрәндерерлек, күзләрдән яшьләр килерлек итеп башкарылды. С.Әдһәмова ире Кавига юллаган хатларының күбесендә гаепсез булуларының ачыкланачагына өмет белдерә, рух күтәренкелеген сакларга тырыша, еш кына әдәбият темасына фикерләшүләр булып ала. Әмма 40 градуслы салкыннарның михнәте, авыр эш, өс-башның начарлыгы турындагы зарлар барыбер сөзелеп чыга.

Татарстан Язучылар берлеген оештырганда шактый эш башкарган К.Нәҗмине 1934 елда аның беренче рәисе итеп билгелиләр. Әмма тоталитар режим репрессияләренең куәтле җиле аңа да килеп бәрелә. 1937 елның язында, язучыны партиядән чыгаралар, берлек җитәкчелегеннән читләштерәләр һәм кулга алалар. К.Нәҗми ике елга якын Черек күлнең ялгыз камерасы михнәтләрен кичерә: тәүлекләр дәвамында барган сорау алулар, йоклатмый-ашатмый җәфалаулар, резин таяк белән кыйнаулар, тешләрен төюләр, бил тиңентен суга кертеп тотулар һ.б. җәзалаулар аша узган язучы үзенә ягылган нахак гаепләүләрне тану турындагы кәгазьләргә кул куя. Мәхкәмә аны ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Кави Нәҗми, гаепсезлеген әйтеп, югары даирәләргә бер-бер артлы хатлар юллый башлый. Язучыны 1939 елның декабрендә азат итәләр. Ире төрмәгә ябылып, ярты елдан артыграк вакыт узганнан соң, С.Әдһәмованы да, халык дошманының хатыны буларак, кулга алалар, суд карары чыгарып, Себернең төньяк төбәгенә этап белән озаталар. Ул Красноярск тимер юлындагы Суслово станциясе тирәсендәге тоткыннар лагерена эләгә. Әдибә анда урман кисүдә эшли, Себернең зәмһәрир салкыннарында, юньле өс-башы булмаганлыктан, кул-аяклары өшүдән интегә. Ике арада хатлар, посылкалар йөри. Әмма җибәрелгән ризык-киемнәрнең барысы да барып җитми, әрҗәләрне ачып эчендәге әйберләрен урлау очрак­лары күп була.

К.Нәҗми, үзе азат ителгәннән соң ук, хатыны Сәрвәрне төрмәдән йолып алу мәшәкате белән йөри башлый. 1940 елның октябрендә, С.Әдһәмованың эше кассация рәвешендә кабат каралып, ул иреккә чыгарыла.

Гаиләдә көттереп кенә дөнья­га килгән уллары Тансык, әти-­әнисе кулга алынганда, ун-унбер яшьләрендә була. Аны Ирбит колониясенә җибәрәләр, әмма малай аннан качып кайта, Казанда яшеренеп йөри. Баланың кайтуын белеп алган кемсәләр хәтта бу хакта органнарга да барып әйтә. К.Нәҗми белән С.Әдһәмованың туганы Хатирә апаның, тикшерүчеләргә янап, баланы, үзенә сыендырып, сак­лап калуы мәгълүм. Тансык Нәҗметдинов, үсеп белем алгач, Казан дәүләт университетының радио-физика кафедрасы мөдире булып эшли.

Күргәзмәнең Ш.Камалның мемориаль фатиры урнашкан йортта куелуның да сере бар: алар дуслар булган. Ш.Камал, К.Нәҗми кулга алынгач, аны яклап чыга. Хәзер Татар китабы йортында К.Нәҗми һәм С.Әдһәмованың китапханәсе дә саклана.

Күргәзмәдә К.Нәҗминең документлары, фотосурәтләре, күпсанлы хатлары тәкъдим ителә. К.Нәҗминең бертуган энесе, шахматчы Рәшит Нәҗметдиновка бүләк иткән шахматлары, язу карасы өчен фарфордан ясалган затлы савыт, «Язгы җилләр» романының кулъязмасы, Кави һәм Сәрвәрнең уллары Тансыкның әти-әнисенә юллаган хаты һ.б. – кадерле ядкярләрдән. Энесе Тәлгать Нәҗметдиновның абыйсына язган хаты да кызыклы. Т.Нәҗметдинов анда абыйсының һәм җиңгәсенең азат ителүләренә сөенүен белдерә, аларга каршы чыккан кешеләрне яла ягучылар, дип искә ала. Муса Җәлилнең хатыны Әминәнең, «Моабит дәфтәрләре»нең кайтуы билгеле булганнан соң, патриот-шагыйрьгә ягылган кара тапны бетерү, аның исемен кайтаруда депутат К.Нәҗмидән ярдәм сорап язган хаты да күргәзмәдә тәкъдим ителә. Күргәзмәгә куелган экспонатлар шулай ук К.Нәҗминең әти-әнисе вафат булгач, энесе Рәшитне һәм сеңлесен Казанга алып килүен, Ш.Камал музее урнашкан йортта балалар йорты булуын (1921-1922 еллар), шахматчы энесенең әле ике еллап шунда яшәвен дә искә төшерә.

Күргәзмә ачылышыннан соң, КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова, «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин, К.Нәҗминең оныклары – Казан дәүләт энергетика университетының ректор киңәшчесе Гүзәл Нәҗметдинова һәм Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинова катнашында «Совет чорыннан соң вакытта мемориаль мәдәният: Кави-Сәрвәр, яки Йөзләр аша тарих» дигән темага фикер алышулар узды. 

К.Нәҗми һәм С.Әдһәмованың оныгы – Фәридә Нәҗметдинова перфоманста яшь иҗатчыларның дәү әтисе һәм дәү әнисе язмышына, иҗат ягыннан түгел, алар арасындагы мәхәббәт, дуслык хисләренә игътибар юнәлтүләренә сөенүен әйтте. 

Перфоманста бәян ителгән чор – К.Нәҗми һәм С.Әдһәмованың төрмәдә иза чиккән һәм акланып кайткач дуслары, хәтта туганнары, хезмәттәшләренең алардан йөз чөергән авыр сынау­лар вакыты. Гүзәл Нәҗметдинова фотоларны караганда дәү әнисе белән дәү әтисенең күз карашларына игътибар итүе турында әйтте. Репрессиягә эләккәнче аклы-каралы фотоларда аларның күзләрендә очкын бар, йөзләре – көләч. Ә инде төрмәдән иреккә чыкканнан соң төшкән беренче фотоларында аларның бөтенләй икенче кешегә әйләнгәнен күрми мөмкин түгел. Сурәттә 40 яшьлек хатын-кыз түгел, ә әби утырып тора сыман. Күзләре тоныкланган, үзләре ябык.

К.Нәҗминең оныгы Гүзәл Нәҗметдинова, дәү әтисе вафат булганда биш яшьлек кенә бала булса да, аны әйбәт хәтерли. Кави аганың оныгы белән табиблы уйнауларын да онытмаган. Кави ага вафат булуы исә хәтерендә гомеренең иң авыр көне буларак теркәлгән. Дәү әтисе бүлмәнең бер почмагында эшләп торган телевизорның тавышын көчәйтергә дип утырган урыныннан кузгала һәм идәнгә егыла. Сәрвәр апа егылган тавышны ишетеп, биш яшьлек Гүзәл каядыр барып төшкән дип уйлый һәм кухнядан «Баланы харап иттең!» – дигән тавыш ишетелә.

Сәрвәр апа оныкларының хәтерендә нык холыклы, кырыс кеше булып кереп калган. Кави ага да җәмәгате Сәрвәрне шаяртып «әби патша» дип әйтә торган булган. Г.Нәҗметдинова дәү әнисе – Сәрвәр апа белән Чехов базарына азык-төлек алырга төшүен, дәү әтисе әзерләгән ашлар бик тәмле булуын якты хатирә итеп искә алды. Шул ук вакытта С.Әдһәмова оныкларына үзе кичергән лагерь михнәтләре, улына белдерергә базмаган хәлләр турында сөйләп алгалаган. Пычрак салкын лагерь бараклары черкиләр, борчалар, бетләр белән мыжлап торган. Бервакыт яшәү бүлмәләренә дезинфекция үткәрер­гә ниятләгәннәр. Кешеләрне бараклардан чыгарып торуны кирәк тапмаганнар. Кайбер хатын-кызлар шунда ук агуланып бу дөньядан үткән, икенчеләренең үпкәләренә дезинфекция газы төшеп утырган. Сәрвәр апа үзе дә шул сәбәпле бронхиттан интеккән. Аның нык холыклы булуы аңа күп кенә авыр мәлләрдә каушап, җебеп төшмәскә дә булышкан. Әйтик, тикшерүче Сәрвәр ападан «Кайсы халык дошманнарының әсәрләрен тәрҗемә иттегез? Горький, тагын?..» дип сорый икән. «Горькийның халык дошманына әверелгәнен белми идем әле», — дип җаваплаган аңа С.Әдһәмова. Сорау алу тәмамланганнан соң әдибә: «Сораулар өчен мин җавап бирмим», – дип язып та куйган. Оныклары Сәрвәр апаның мандолинада да оста уйнавын искә алды. Ул, шушы уен коралын кулына алып, казах җырларын яратып башкарган. Бу аның әти-әнисе белән озак вакыт Актүбәдә яшәвеннән калган һәвәслек булган.

Түгәрәк өстәл утырышында Айдар Әхмәдиев (либретто авторы) һәм Миләүшә Хәйруллина (музыка авторы) К.Нәҗми белән С.Әдһәмова язмышына багышлап иҗат иткән «Кави-Сәрвәр» операсыннан өзек тә тәкъдим ителде. 

«Опера язар өчен сюжет эзләгән чакта дустым Айдар Әхмәдиев Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага багышланган «Сильнее смерти и страха жизни» дигән китапны тәкъдим итте. Басмадагы вакыйгалар күңеле теләгән музыканы табарга булышты», – диде М.Хәйруллина. Нәтиҗәдә милли музыка һәм классика белән берләштерелгән опера туган. Әмма иң сөендергәне тамашачы әсәрне җылы кабул иткән. Операдагы вакыйгаларга, документларга нигезләнеп иҗат ителгән либретто сәнгати яктан эшкәртелгән. Сюжетта башта ике герой гына булыр дип уйланыла. Әмма опера-эпопеягә тартым әсәрдә Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим кебек язучылар да катнаша, С.Әдһәмованың лагерьга эләгү мизгеле дә бар. «Гомумән, операда татар дөньясы белән бергә Россиядә шул чордагы вәзгыять тасвирлана», – ди М.Хәйруллина. Автор, Гүзәл һәм Фәридә Нәҗметдиновалар киләчәктә әсәрнең Татар дәүләт операсы репертуарына кертелүенә дә өметләнә.

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова репрессияләр чоры турында сүз алып барганда, ярлыклар тагарга ашыгырга ярамавын искәртте. Галимә 1990 елларда репрессия чорына кагылышлы вакыйгаларга нәтиҗәләр дөрес ясалмады, дигән фикердә. Ул моңа Нәкый Исәнбәтнең архивын өйрәнгәндә тагын бер кабат инанган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев