Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Карурманга кереп бер җырлау күпме тора?

Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТРның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин журналистларны урманнарда янгын хәвефе сезонының барышы белән таныштырды.

Быел Татарстан урманнарында  хәвеф янаучы сезон ачылуы  25 апрельдә  үк игълан ителгән.    Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгының  дистант мониторингы мәгълүмат системасы  хәбәр итүенә караганда,   16 августка республиканың урман фонды белән чиктәш төбәкләрдә  8,6 гектарда 407 термик  нокталар һәм 281 яну очрагы теркәлгән. 2022 елда республикада   урманнар януы  күзәтелгәне юк.

Идел буе федераль округында     урман һәм табигать  янгыннарының 394  очрагы теркәлгән. Аларның гомуми мәйданы 1,7 гектар тәшкил иткән.  Урман янгыннарының  иң күп мәйдан биләгән  төбәкләреннән:

-Пермь крае  – 257 гектарда 82 очрак;

— Түбән Новгород  – 388 гектарда 64 очрак;

-Башкортстан Республикасы – 294 гектарда 46 очрак;

— Оренбург өлкәсе –  498 гектарда 42 очрак;

-Киров өлкәсе – 103 гектарда 42 очрак.

Хәзер Татарстанда  халыкны урманга кертү чикләнгән.   Ул ТР Министрлар Кабинетының  2022 елның 8 август Карары белән  9 августтан  башлап  21 календарь көн   дәвам итә.   Карарга нигезләнеп, әлеге чорда урман юлларын ябучы шлагбаумнар куелган. Урманнарда патрульлек итү көчәйтелгән,  ял көннәрендә урманнарга керү  юлларына вакытлыча постлар оештырылган, янгын чыга калса дип, МЧС карамагындагы учреждениеләрдә ут хәвефенә каршы тәүлек әйләнәсе оператив эш итүче    кизүләр билгеләнгән. Гомумән, урманда янгын иминлеген Татарстанның  “Урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет идарәсе составындагы  II типтагы 20 урман янгын станциясе, “Урман янгын үзәге”  составындагы III типтагы  5 урман янгын станциясе һәм  янгынга каршы кирәк-ярак тупланган  14 пункт тәэмин итә. Гадәттән тыш хәл килеп чыга калса,  урман янгынына каршы көрәшкә  Россия Гадәттән тыш  хәлләр министрлыгы Баш  идарәсенең Татарстан буенча янгынга каршы көчләре җәлеп  ителәчәк.

 Хәзер  Татарстанда  янгын хәвефе  торышы  космос  аша да, авиация көчләре  һәм җир өсте мониторингы ярдәмендә дә күзәтелә. Халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Авиация көчләре  шушы көнгә кадәр 203 җәйге сәгать дәвамында  патрульлек  итәргә өлгергән.

Хәлнең җитдилеген нигез итеп, җәй башында  урманнарда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозучыларны җаваплылыкка  тарту буенча Федераль Кануннарга үзгәрешләр кертелгән. Хәзер урманнарда янгын кагыйдәләрен бозучы гражданнар  15 меңнән 30 мең сумга кадәр штрафка тартылачак (элек ул 1,5 меңнән 3 меңгә кадәр иде). Юридик затлар өчен ул  100 меңнән алып 400 мең сумга кадәр тәшкил итә (элек 50 меңнән 200 мең сумга кадәр иде).

Шунлыктан  урманнарга керә калсагыз,  халык җырындагыча сызгырырга ашыкмагыз.  Тавыш чыгаруыгыз бар. Урманны халык байлыгы дип саныйбыз икән, аның хәтта тынычлыгын да саклый белергә дә кирәк. Ул шул чагында гына халыкның  үзенә хезмәт итә ала.

 

Ирек НИГЪМӘТИ

"Мәгариф"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X