Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кариев театрында журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куела

Кариев театрында журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куела. Спектакль «Җырлап яшик» дип атала.

«Комедия жанрындагы спектакль Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев юбилеена чыгарылачак», - дип хәбәрне раслады Кариев театры җитәкчелеге.

Спектакльнең темасы - эскапизм, реаль һәм виртуаль тормыш, бүгенге җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең гаиләгә тәэсире.

Пьеса Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов тәкъдиме буенча язылган. Спектакль 8 мартта чыгарга тиеш.

  • Рәмис Латыйпов - тележурналист, репортер, Россиянең һәм Татарстанның журналистик бәйгеләре лауреаты. 1999 елдан вакытлы матбугатта аның хикәяләре, фельетоннары басыла. 2016 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңде.
  • 2016 елның июнь аеннан «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен җитәкли.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев