Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кан үзәгенең баш табибы: Үз гомерендә 80 литрга якын кан биргән донорлар бар

Кичә Республиканың кан үзәгендә донор көне узды.

14 июнь көнне Бөтендөнья кан донорлары көне билгеләп үтелә. Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев мактаулы исемгә лаек булган донорлар турында сөйләде.

«Бездә сихер көченә ия булган сыеклык бар. Мин аны хәтта орган дип атыйм. Кан биргән кеше кемгә ярдәм итәчәген белми, ул — изге эш. Татарстанда барысы 70 меңгә якын донор теркәлгән. Аларның 12 меңнән артыгы мактаулы донор исеменә ия. Үз гомерендә 80 литрга якын кан биргән донорлар бар. Россиянең иң яшь мактаулы доноры Казанда яши, аңа 26 яшь. Без алар белән горурланабыз», — дип сөйләде республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев. 

 

 

Кан үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый акцияләр үткәргәндә кан бирергә теләүчеләр саны гадәттәгедән күбрәк була. Кан үзәгендә иртәнге сәгать тугызда инде алтмыштан артык донорны кабул иткәннәр иде. Алар арасында беренче тапкыр кан бирүчеләр дә, мактаулы донорлар да бар. Кан бирүчеләрнең 70 проценты — ир-атлар.

Мактаулы донор Екатерина Фролова 19 яшеннән кан бирә башлаган. Аның өчен әтисе үрнәк булган. «Миңа 33 яшь тулачак, һәм мин инде 100дән артык донация ясаттым, шул исәптән плазма һәм тромбоцитларны да бирдем. Әти-әнием дә бу эшне хуплый, шуңа миссиямне дәвам итәм. Кан сыйфаты әйбәт булсын өчен спорт белән шөгыльләнәм, сәламәт яшәү рәвеше алып барам», — дип сөйләде ул.

Донор көне уңаеннан узган акциядә һәркем катнаша ала. Кан бирер алдыннан тикшеренү узарга кирәк. 

 

Гөлүзә Ибраһимова

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев