Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камил Сәмигуллин: Татарларның саны күбрәк булган саен тавышыбыз да көчлерәк булачак

«Раббыбыз безне шулай яралткан, бар иткән. Моның белән горурланырга кирәк», — ди Татарстан мөфтие.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, татарларның саны күбрәк булган саен, үз тавышы да көчлерәк булачак, чөнки татар халкының үз сүзе, теләге бар.

«Бездән сорасалар, оялмыйча „без — татарлар“ дип, әйтергә кирәк. Безгә дәреслекләр, татарча укыту кирәк. Без аз булсак, тавышыбызны беркем ишетмәячәк», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Аның фикеренчә, «мин — татармы» дип язылырга кирәкме соң, дип уйланучылар бар. «Әлбәттә, кирәк. Безнең милләтебез бик танылган халык. Мәсәлән, беренче Коръән һәм тагын меңләгән китап Казанда басыла. Морад Рәмзи Мәккәгә барып укыта, Габдерәшит Ибраһимов Япониягә кадәр барып, шунда беренче мәчет төзетә, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтебез Истанбулда тәэсирләрен язып калдыра», — диде ул.

«Галимҗан Баруди берничә ел Сүриядә укыта. Хәтта хәзерге вакытта Бахрейнның баш казые Галимҗан хәзрәтебезнең шәкертенең шәкерте булып санала. Шуңа күрә халкыбыз зур, бөек милләт. Раббыбыз безне шулай яралткан, бар иткән. Моның белән горурланырга кирәк», — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Хәзрәт җанисәптә электрон версия аша да кереп, язылырга мөмкин дип саный. «Татар булып оялмыйча язылыгыз», — диде ул. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев