Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республикакүләм ифтарда һәм мәчетләрдә канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылыначак”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграм битендә кайгы уртаклашты.

“Мөбарәк рамазан аен һәм бөтен илебезне коточкыч хәл тетрәндерде – Казанның бер мәктәбендә атыш булды. Үлүчеләр һәм яраланганнар арасында балалар да, өлкәннәр да бар. Бу вәхшилек күңелне телә һәм өшетә. Фаҗигадән барча татарстанлыларның да күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Укучы һәм укытучыларның якыннары хәзерге мизгелләрдә кичергән тирән борчуларын сүз белән әйтеп бетереп булмый! Нәзарәт һәм республиканың 1500 имамы исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән бу хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам.  Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак – алар аңа мохтаҗ. Ихластан Бөек Раббыбыздан имгәнгәннәргә Үзенең шифасын бирүен һәм үлгәннәрне Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Әмин”, – дип язган ул.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X