Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк"

Татарстан башкаласында чираттагы - VI Казан марафоны узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Җәрәхәт алуына карамастан, ул 10 чакрымлык йөгерү дистанциясен йөгерде. Финиш сызыгында мөфти хәзрәтне мөселман яшьләре һәм имамнар каршы алды.

Мөфти хәзрәттән кала, массакүләм йөгерешнең төрле дистанцияләренә Нәзарәт командасы да чыкты, аерым алганда “Хәләл” стандартлары комитеты, “Хозур” нәшрият йорты, район мөхтәсибәтләре һәм дини оешмаларыннан 10 кеше. 

Камил хәзрәт Татарстанда узучы йөгерү ярышларын беркайчан калдырмый. Мисал өчен, агымдагы елның 8 августында Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартларында ул финишка уңышлы килеп җитте. Элегрәк ул башка стартларда да актив катнашты. 2 августта мөфти Казанда "ЗаБег.РФ" синхрон дистанцион йөгерүдә чыгыш ясады. 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Ночная Казань – 2019» йөгерешендә катнашты.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары – яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Шунысы мөһим, спорт ярышларын оештыру буенча актив эш алып бару һәм турнирлар яшьләр арасында дини күралмаучанлык идеяләренә каршы көрәштә үзен нәтиҗәле күрсәтте. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар...” ТР мөселманнары Диния нәзарәте джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча республика турниры кебек ел саен үткәрелә торган спорт чараларын оештыручы булып тора.

 

dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев