Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчете якынча кайчан барлыкка киләчәген әйтте
Татарстан Президенты ярдәмчесе мәчет өчен иң кулай урын «Казан» Гаилә үзәге һәм «Ривьера» арасындагы мәйданчык дип саный.
Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә якынча өч еллап вакыт кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә 1989-2005 елларда Казан мэры, Татарстан Президентының Казанда Җәмигъ мәчетен булдыру өчен җаваплы ярдәмчесе Камил Исхаков сөйләде.
Ул быел 21 майда Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы салыначагын әйтте. Аннары техник бирем белән халыкара конкурс игълан ителәчәк, проектлар эшләнәчәк. «Проектлау эшеннән соң, төзелеш, заллар бизәлеше, башкасы. Боларны өч ел эчендә башкарып чыга алсак, геройлар булабыз. Бу вакыт эчендә коллективны да, эш тәртибен дә формалаштырырга кирәк», — диде Камил Исхаков.
Ул Җәмигъ мәчетенә халыкара дәрәҗәдә куәтле имам-хатыйб кирәлеген әйтте. Аның фикеренчә, әлегә Җәмигъ мәчетенә имам булырлык кеше юк. «Табарга кирәк. Андый көчле имам булса, кешеләр аның вәгазьләрен тыңларга ашкыначак, аның катнашында намазларда булырга тырышачак. Ул гына түгел, гади имамнарны да хәзер өйрәтергә кирәк», — дип белдерде.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Җәмигъ мәчетен җиренә җиткереп, кеше күпләп җыелырлык итеп эшләргә кирәк, дип саный. «Юкса, әллә кая барып тору нәрсәгә кирәк, өй янында да мәчет бар минем, дип уйлаячаклар. Эшләгәч, аны инде бик яхшы итеп эшләргә кирәк. Халык имам-хатыйбка да тартылсын, шулай ук хәләл продукциясе дә, башкасы да булсын. Ул һәркем үзенә канәгатьлек табарлык ислам үзәге булырга тиеш», — диде.
Камил Исхаков мәчет өчен иң кулай урын «Казан» Гаилә үзәге һәм «Ривьера» арасындагы мәйданчык дип саный. «Бу урын транспорт ягыннан уңайлы. Метро, автобус-троллейбус, трамвай тукталышларыннан җәяүләп килеп була. Ленин, Киров дамбалары, Миллениум күпере, Кече Казан Боҗрасы — барысы да ерак түгел. Икенчедән, Казансу елгасында мәчет чагылышын күреп булачак. Бик матур булачак! Күп кеше аннары аңлый әле аны, эшләгәннән соң», — диде.
Монда мәчет төзүнең тагын бер уңайлы ягы — ЮНЕСКО белән килештерү кирәк булмаячак. «Казан Кремле» Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кергәч, халыкара оешма сагында тора. Әгәр мәчетне «Кырлай» паркы тирәсендә урнаштырсаң, «ЮНЕСКО» рөхсәте белән генә салып булачак.
Гөлнар Гарифуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 май 2022 - 06:48Рабит Батулла: Әдәбиятта тарихилыкХәзерге заманда «раздельное питание» дигән нәрсә модага кереп китте. Имеш, ит белән ипине бергә кушып ашау, ул ашказанына бик авырга килә. Борынгы бабаларыбыз моны әллә кайчан ук белгән. Ит янына беркайчан да бабаларыбыз ипи куймаган. Беренчедән, далада ит күп булган, ипи аз булган, ипи иттән кадерлерәк саналган. Ипине, икмәкне, нанны, күмәчне аерым ризык буларак табынга куйганнар.65304
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.3200
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.3200
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.5600
-
18 май 2022 - 14:00Бәхет алмагачы Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.4600
-
18 май 2022 - 13:00Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ булмаячак Бу газүткәргечтә эшләр башкару белән бәйле.8400
-
18 май 2022 - 12:00Татарстанда информатика, инглиз теле һәм тарих буенча БДИ тапшыручылар саны артты Дәүләт йомгаклау аттестациясен 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 17 мең 420 чыгарылыш укучысы һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 37 мең 260 укучы узачак.7900
-
18 май 2022 - 11:00Иртәгә Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены ачыла 2022 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уза.7900
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.7600
-
18 май 2022 - 09:00Түбән Камада яшәүчеләргә эшкә велосипедта килергә тәкъдим итәләр Җомга көнне, 20 майда, Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын, моның өчен махсус кием яки әзерлек таләп ителмәвен күрсәтергә тиеш.8800
-
17 май 2022 - 15:00Түбән Камада “Минем шәҗәрәм” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар Кичә Түбән Кама шәһәренең 1 нче санлы балалар бакчасында “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән тәрбияләнүче балалар гаиләләре арасында зонаара шәҗәрәләр бәйгесенә онлайн йомгаклау чарасы узды.14000
-
17 май 2022 - 14:00Фәрит Мөхәммәтшин «Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләрен бүләкләде Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Тарихта без эзлебез" республика шәҗәрә фестивале финалчылары бүләкләнде. Фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу турыда Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.12900
-
17 май 2022 - 13:00Казанда Коръән укучы яшьләр бәйгесе башланды Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы итеп игълан ителгән Казан шәһәрендә уздырылачак чараларының беренчесе – изге Коръән уку бәйгесе башланып китте. Анда егермедән артык чит илләр гражданнары һәм Россия төбәкләреннән якынча 20 вәкил катнаша.10900
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.7600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика