Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камал театрына – яңа бина

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзергә ниятләүләре турында хәбәр җәмәгатьчелектә күп сораулар тудырды.

Яңа бинага күчкәч, тамашачы академия театрыннан бизмәсме? Баш театрның шәһәр үзәгеннән читкәрәк күчерелүе татарны кысу, кысырыклау сәясәтенең дәвамымы? Иске бина кемгә бирелер? Театрны күчерү отышлы урынга кызыгудан түгелме икән? Шул һәм башка сорауларга җава бирү өчен республикабызның мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан шәһәре меры Илсур Метшин, Татарстан президенты ярдәмчесе, Россия Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Наталья Фишман һәм театрның директоры Фәрит Бикчәнтәев Г.Камал театрында журналистларны җыйды.

Чынлыкта, реконструкция мәсьәләсе 1986 елда Камал театры 90 еллык юбилей уңаеннан өлгертелгән яңа бинага күчкәч үк күтәрелә башлый, чөнки директор Ф.Бикчәнтәевнең әйтүенә караганда бина артистлар өчен кечкенә һәм уңайсыз. Шул сәбәпле элеккеге режиссер Марсель Хәким улы Сәлимҗанов яңа бинага күчүгә бөтенләй каршы була, әмма юбилей якынлашу труппаны ашыгып күченергә мәҗбүр иткән булса кирәк. Ашаган белми, тураган белә, диләр. Театрны зурайту нияте элегрәк тә булган. Әмма ул урынга парковка оештырганнар. Шәһәр үзәгендә тамашачыга машина куяр өчен урын да кирәк ич. Бүтән чара калмагач, бериш грим бүлмәләрен чәчтарашханә һәм бүтән мөһим иҗат вә оештыру мәсьәләләре өчен бирергә мәҗбүр булганнар. Шулай итеп бүген тамашачының яраткан артистлары Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдин, Наилә Гәрәева, Хәлимә Искәндәрова, Дания Нуруллина бик кысынкы шартларда урнаша. Бүтән артистларның хәле дә әллә ни мактанырлык түгел. Иң җанга тигән мәьәләләрнең берсе – репетиция залы булмавы. Зур зал кебек үк, кече зал да тулы көчкә эшләп киткәч, труппа репетиция мәйданын югалта. Шуңа күрә режиссер Марсель Сәлимҗанов вафатыннан соң баш режиссер итеп билгеләнгән Фәрит Бикчәнтәев аның эш бүлмәсен репетиция өчен файдаланырга мәҗбүр була. Ул бүлмә дә зур түгел. Бүген анда матбугать конференцияләре үтә. Егерме – егерме биш журналист җыелса, бүлмә шыплап

тула. Матбугать очрашуыннан соң каләм әһелләрен бутафор цехына һәм баш рәссам бүлмәсенә дә алып керделәр. Ул кадәр кысынкы шартларда әлегә кадәр ничек иҗат иткәннәр икән, дип хәйран калырлык. Һава җилләткеч юк, тәрәзәне ачсалар, олы юлдан тузан кереп тула. Иң аянычы шул, көпә-көндез дә хәтта бинага кояш яктысы төшми, шуңа күрә артистлар, бүтән хезмәткәрләр көндезләрен дә ут яндырырга мәҗбүр.

2000 еллардан бирле ике реконсрукция проекты тәкъдим ителә. Әмма икесе дә кире кагыла. Чөнки шәһәр үзәгендә урнашкан бинаны төзекләндерүнең үзенең четерекле яклары бар. Бу очракта, мәсәлән, бинаны өскә таба гына зурайтып була. Аңлашылганча, иске бинаны зурайту айларга гына түгел, елларга сузылырга мөмкин. Татар театры исә туктап торырга тиеш түгел. Шуларны барысын да уртага салып сөйләшкәннән соң, театр өчен яңа бина кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Шулай итеп, яңа бина Һади Такташ һәм Тәбән Кабан арасында төзеләчәк. Гомуми мәйдан – 20 мең 437 квадрат метр. Бүгеннән ахритекторлар арасында бәйге игълан ителә. Ул аноним рәвештә уза. 15 сентябрьгә кадәр катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бәйгедә Россия һәм халыкара төркемнәр дә осталык сынашырга мөмкин. 27 сентябрьдә эксперт советы катнашырга теләк белдергәннәрдән җиде команда сайлап ала. Октябрьдә аларны Казанга чакыралар һәм төп эш башлана. 13 гыйнварга кадәр финага чыгучылар проектларны тапшырып бетерергә тише. 26 гыйнварда кабат җыелган экспер советы төп җиңүчене билгелиячәк. Бүгенге көндә архитекторлар өчен татар милли театр, аның тарихы, Кабан күле, татар халкының гамәли-бизәү сәнгате, милли кодлары турында белешмәләр әзерләнә. Җюри исә соңрак билгеле булачак. Бүгеннән шулай ук бәйгенең сайты эшли башлый. Анда театрның яңа бинасына проектрлар бәйгесе турында мәгълүматны рус һәм инглиз телләрендә уку мөмкин булыр. Кара исәп белән алганда 2025 елга яңа бинаны төзү тәмамланырга тиеш. Хәзер иң мөһиме иске бинаны югалтмау. Матбугать конференцияендә әйтүләренә караганда, яңа бинага күчкәч тә ул театрныкы булып калачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев