Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камал театрының чираттагы бер төркем артистлары коронавирустан прививка ясаткан

Вакцинация Казанның 18 шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә узган.

Г.Камал театры артистлары — РФ һәм ТР атказанган артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Фуат Әбубәкеров коронавирустан прививка ясатканнар. 

Вакцинация Казанның 18 шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә узган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Мин, Рузия Мотыйгуллина, кызым, ике оныгым бар. Алар белән гел аралашасым килә. Бакчага барасым, анда дуслар белән аралашасым килә. Сезне дә чакырам, килегез, исәнлегегезне кайгыртыгыз», — дип киңәш итә артистка. 

Март аенда, шулай ук, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Мәрьям Йосыповаларның прививка ясатканнарын хәбәр иткән идек. 

 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев