Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камал театры артистлары Казан ишегалларының берсендә спектакльдән өзек күрсәтәчәк

4 сентябрьдә Казанда «Безнең ишегалды: тарих һәм хәзерге заман» дигән чара узачак.

Подлужная урамы, 40 һәм Толстой урамы, 18 номерлы йортларда яшәүчеләр өчен мәдәни программа – курчак спектакле, картиналар вернисажы һәм Г.Камал исемендәге театр оркестры чыгышы оештырылачак.

Ишегалды бәйрәме 11:00 сәгатьтә башлана. Г.Камал исемендәге театр артистлары һәм музыкантлары Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал. Чакыру» пьесасы буенча спектакльдән фрагмент күрсәтәчәк. Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Көн дәвамында казанлыларга Бөек Ватан Сугышы герое Габделхак Умеркин, рәссамнар Василий Гурьянов һәм Андрей Архиреев, Андрей Лошадкин китабы, шулай ук башка танылган кешеләр турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, мәйданчыкта «Фабрика» театрыннан импровизацияләнгән курчак спектакле, «Йорт артында» дип аталган картиналар вернисажы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук бәйрәм вакытында ишегалдында «Сузылган җеп» акциясе узачак, анда шәһәргә багышланган фотосурәтләр, рәсемнәр күрсәтеләчәк. Ретроавтомобильләр музее директоры, туган якны өйрәнүче Риф Яруллин барлык теләүчеләргә янәшә тирәдәге территория буенча тарихи сәяхәт үткәрәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев