Камал исемендәге театрның яңа бинасы «татар рухы белән илһамланган формага» ия булачак
Илсур Метшин яңа милли театрның архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс җиңүчесен игълан итте.
Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурска йомгак ясалды. Бүген Казан Кремленең Гавами тыңлаулар була торган бинасында узган матбугат конференциясендә жюри рәисе шәһәр Мэры Илсур Метшин җиңүченең исемен игълан итте. Жюри составына шулай ук Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе, эксперт советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Archdaily.com оешмасын оештыручы Дэвид Базульто, Мәскәү шәһәренең баш архитекторы Сергей Кузнецов һәм башкалар керде.
Жюри әгъзаларының күпчелек тавышы белән «Ваухаус» ҖЧҖ Мәскәү компаниясе консорциумы проекты җиңде, аның составына Kengo Kuma & Associates япон фирмасы, Werner Sobek AG алман компаниясе һәм Казанның «Архитектор Бакулин Герман Алексеевичның персональ иҗади остаханәсе» Казан фирмасы кергән. Дизайн-проектны эшләгәндә башкала халкының фикере һәм шәһәрнең мәдәни традицияләре исәпкә алынган.
«Казанга үз проектларын тормышка ашыру өчен иң көчле командалар гына килде», – диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, барысы да театр актеры Ренат Таҗетдиновның үтенече белән башланган, ул театрның хәзерге бинасын ремонтлау кирәклеге турында әйтә. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бинаны караганнан соң бинаны башка урында төзү турында карар кабул итте. «Бу безнең шәһәр өчен чираттагы чакыру булды, һәм без аңа әзер. Һәр шундый конкурс Казанны яңа дәрәҗәгә чыгара. Алар ярдәмендә без үсәбез, һәм шәһәр дә үсешен дәвам итә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Проект авторлары яңа театрның геометриясе сирәк очрый торган табигый күренеш – бозлы чәчәкләр белән аваздаш булуы турында сөйләделәр. «Кышын бина әйләнә-тирә мохит белән кушылачак һәм кыяфәте белән күлнең бер өлешенә әйләнәчәк. Җәй көне табигать белән берләшүе күп кырлы, үтә күренмәле фасадларның су өслегендә чагылуы хисабына булачак», – дип сөйләде конкурсның җиңүче-консорциум әгъзасы, япон архитекторы Кэнго Кума.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа бина Түбән Кабан күле яр буена интеграцияләнгән җәяүлеләр маршрутлары һәм рекреацион зоналары булган парк кебек топографиянең бер өлеше буларак уйланылган. «Татар рухы белән илһамланган форма: очлы/тыштан ябык һәм йомшак/эчтән кунакчыл. Яктырту концепциясе – фойеда эчке асылны «кабызу» һәм акрынлап фасадның өчпочмаклы панельләре белән яктылыкны эретү. Интерьердагы панельләрне ачык төсләр белән орнаментлы бизәү традицион татар эшләнмәләрен хәтерләтә һәм җылы атмосфера тудыра», – дип ассызыклады ул.
Театр фойесы шәһәрне һәм күлне визуаль тоташтыра, ә бинаның барлык ягыннан керү юллары җәяүлеләр өчен уңайлы маршрутлар булдыру өчен каралган, шулай ук табигый яктылык һәм вентиляцияне тәэмин итә. Концепция уңайлы мохит һәм театр хезмәткәрләре өчен дә хәрәкәт уңайлылыгын күздә тота (артистлар һәм администрация өчен иркен кат, барлык остаханәләрне рациональ урнаштыру каралган).
Театрның яңа бинасын Түбән Кабан күле яр буенда, Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары киселешендә төзергә планлаштыралар. «Якын арада конкурс җиңүчеләре белән сөйләшүләр уздырачакбыз һәм төп моментларны билгеләячәкбез. Эш схемасын билгеләү белән, без төзелешне башлаячакбыз», – дип сөйләде ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.
«Мондый зур объектны төзи башлау өчен бик зур юл үттек. Театрның яңа бинасын салгач, елга портын төзекләндергәч Иске Татар бистәсе тарихында яңа этап башланачак. Ул бөтен татар халкының тарихын һәм мәдәниятен чагылдыра торган шәһәребезнең үзәге булып тора. Әлеге амбициоз проект Казанның тарихи өлешен үзгәртеп коруга яңа башлангыч бирәчәк», – дип ассызыклады И.Метшин.
Әлеге бина шулай ук шәһәрнең театр тормышында кулланылачак. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, төзелеш чорында театр үз эшен элеккеге урынында дәвам итәчәк, моннан тыш, бу мәйданчык һәрвакыт милли сәнгать өлкәсендә хезмәт итәчәк.
Матбугат конференциясендә шулай ук халыкара конкурс призерлары игълан ителде. Икенче урынны Bespoke Казан компаниясе проекты алды – консорциум әгъзалары булып Бөекбританиядән «Асиф Хан», Charcoalblue, AKTII һәм Atelier Ten компанияләре тора. Өченче урын «Метрополис» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан эшләнгән концепциягә бирелде, консорциум составына Австриянең «Кооп Химмельблау Вольф Д.Прикс&Партнеры» компаниясе һәм «Мириада групп» ҖЧҖ Казан фирмасы кергән. Гомумән, жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, конкурста яңгыраган барлык идеяләр алга таба башка архитектура проектларында кулланылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2021 елның 23 нче июлендә старт алды. 12 нче октябрьдә Казанда жюри әгъзалары дөньяның 14 иленнән 26 консорциум һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады һәм сигез команда-финалистны сайлап алды. Кичә жюрига үз проектларын Казан, Глазго, Барселона, Лондон, Мәскәү, Париж, Шанхай һәм Штутгарттан финалистлар тәкъдим итте.
Дмитрий Никитин
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев