Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кабан күле буенда балыкчылар Рөстәм Миңнехановка күпме балык тотулары белән мактанды

Татарстан Президенты үзе дә балык тотарга ярата һәм Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә башкаларга да үзенең күпме балык тотуын күрсәтә.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кабан күленең яңартылган яр буе белән танышты. Җирле балыкчылар ТР Президентына тоткан балыкларын күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов Г.Камал театры янында балык тотып утырган ике кешене күреп алды. Ул алардан балык эләгәме-юкмы дип кызыксынды, тегеләр исә һәркайсы күпме балык тотуы белән мактанды.

Татарстан Президенты үзе дә балык тотарга ярата һәм Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә башкаларга да үзенең күпме балык тотуын күрсәтә. 

 

 

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримгә һәйкәл ачты. Тантаналы чара Оренбург тракты һәм Даурия урамы чатында – Мостай Кәрим исемендәге скверда узды. Шуннан соң ике тугандаш республиканың җитәкчеләре Кабан күленең яңартылган яр буе буйлап узды. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев