Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла

Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла. Пассажирларга Airbus A320 урта магистраль лайнерлары көн саен хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Аэрофлот» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аэрофлот» 1 июньнән даими рейслар ача, алар Россиянең тугыз шәһәрен һәм Сочины турыдан-туры тоташтырачак. Популяр көньяк курортка рейслар Түбән Новгород, Самара, Казан, Санкт-Петербург, Омск, Пермь, Екатеринбург, Төмән һәм Уфа шәһәрләреннән ясалачак», - диелә авиакомпания хәбәрендә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, авиакомпаниянең яңа программасы төбәк пассажирларына ихтыяҗ зур булган җәйге сезонда, Мәскәүгә кермичә генә, Кара диңгез буена барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Россия шәһәрләреннән Сочига туры рейслар эчке туризмны үстерергә дә ярдәм итәчәк, дип ышаналар компаниядә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X