Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ирада Әюпова театр алдына иҗат кешеләре белән актив хезмәттәшлек итү бурычын куйды

Татарстан театрлары җитәкчеләре репертуар, гастроль эшчәнлеге, «Пушкин картасы»на бәйле проблемалар, финанс системасын камилләштерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү өчен Буага җыелды.

Ирада Әюпова театрларның иҗади кешеләр белән аралашып аралашып яшәргә, коммуникацияләр булдырырга тиешлеген әйтә.

«Театр — ул күп иҗат кешесенә талантын акчага әйләндерергә мөмкинлек бирә торган инструмент. Яшьләрне һәм актив сәнгатькәрләрне иҗат процессына якынайтып кына без милли сәнгатьтә диалог кора алабыз», — диде мәдәният министры Буада театр җитәкчеләре белән очрашуда.

Татарстан театрлары җитәкчеләре репертуар, гастроль эшчәнлеге, «Пушкин картасы»на бәйле проблемалар, финанс системасын камилләштерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү өчен Буага җыелды. Очрашу Буада профессиональ театр торгызылуга 20 еллык уңаеннан Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырылган иде.

«Без театрда барлык иҗатчыларга — рәссамнарга да, композиторга да, драматургка да мәйдан бирергә тиешбез», диде министр. Моның матур үрнәге итеп ул Чаллы татар дәүләт театрын китерде. Бинада яшьләр оешмалары да, Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе дә сыену табуын ассызыклады.

«Без биналарны төзекләндерәбез. Матди-техник ягы яхшыру эчтәлек яхшыруга да китерсен иде. Без тамашачыга ачык булырга тиешбез», — диде министр түгәрәк өстәлдә. Ирада Әюпова театрларга репертуар буенча да сораулар күп булуын ассызыклады.

Мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе Нияз Игъламов театрларның әдәбият белән активрак аралашырга тиешлеген ассызыклады. «Татарстан язучылар берлегендә торган 30 драматургның яртысы театрга йөрми», — диде ул.

Түгәрәк өстәл утырышыннан соң Буа театры кунакларга үзенең 20 ел дәвамында репертуардан төшмәгән «Кияүләр» комедиясен күрсәтте. 

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев