Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Инвалидларның кайнар 10 көне онлайн форматта узачак

БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә 1992 елның 3 декабре Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Казанда шушы датага багышлап 1-10 декабрь көннәрендә Инвалидлар ункөнлеге уза.

Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә быел мәдәни-күңел ачу чараларының онлайн рәвештә генә оештырылачагын әйтте. Ни кызганыч, санитар-эпидемия вазгыяте программага үзгәрешләр кертте.

Мэр Илсур Метшин да онлайн алымны хуплады.
– Мәдәни чараларны онлайн рәвештә  үткәрү үзен тулысынча аклый. Зур аудитория халык җыеп, сәламәтлеккә куркыныч тудырырга ярамый бүген, – диде мэр Илсур Метшин.

Азат Абзалов таныштырганча, балалар һәм яшьләр өчен китап клубында әдәби әсәрләр уку, онлайн-викторина, “Что? Где? Когда?” турниры, музыкаль кичәләр, осталык дәресләре, бәйгеләр оештырылачак.
 “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” (“Возьмемся за руки, друзья!”) физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең республика сәнгать фестивале дә видеоформатта уза.
– Фестиваль башкаланың Совет районында барлыкка килгән иде. Ул 13 ел дәвамында республика дәрәҗәсенә күтәрелде, – диде Азат Абзалов.
 Фестивальдә катнашу өчен 8 (843) 272-42-43 телефоны аша оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Декабрь ахырында Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда гала-концерт яздырыла. Гала-концерт фестивальнең социаль челтәрләрендә күрсәтеләчәк.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев