Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

И.Метшин: «Төрле илләрнең шәһәрләре арасындагы мәдәни багланышлар халыклар арасында үзара аңлашуны арттыра»

Казан Мэры онлайн-форматта Дуслык шәһәрләре һәм җирле хакимият органнары хезмәттәшлеге форумында катнашты.

Бүген Пекинда Дуслык шәһәрләре һәм БРИКС җирле хакимият органнары хезмәттәшлеге форумы ачылды. Чараның төп темалары – дуслык шәһәрләренең хезмәттәшлеге, ачык инновацияләр, цифрлы үсеш, ресурсларны уртак куллану, мәдәни алмашулар һәм кешеләр арасындагы бәйләнеш. Форумда дөньяның 110 нан артык шәһәр вәкилләре катнаша. Онлайн-форматта аларга Казан Мэры, БМО каршындагы җирле хакимият органнарының (UNACLA) консультатив комитеты президенты Илсур Метшин да кушылды.

«Җирле хакимият органнары диалогы» секциясен ачу тантанасында катнашучыларны Кытай Халык дуслык ассоциациясе президенты Лин Сонтянь, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчесе Али Аль Дахери, Аргентина Республикасы илчесе Сабино Вака Нарвайя һәм башкалар сәламләде. 

Мәдәни алмашулар һәм кешеләр арасындагы элемтәләр турында доклад белән Илсур Метшин чыгыш ясады. «Менә 17 ел инде мин шәһәр Мэры булып торам, анда мәдәни алмашулар – визит карточкасы диярлек һәм безнең үсеш стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм Татарстан башкаласында 115 тән артык милләт вәкилләре тату һәм килешеп яшәвен билгеләп үтте. Ел саен шәһәрдә төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре үзләренең традицион костюмнарын, аш-суларын, иҗади номерларын һәм халык сәнгатен күрсәтә алган чаралар үткәрелә. 

«Бүген без барыбыз да аңлыйбыз, сүз бер шәһәр эчендәге мәдәни алмашулар турында гына түгел. Төрле илләрнең шәһәрләре арасындагы гуманитар хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлеше булган мәдәни элемтәләр халыклар арасында үзара аңлашуны үстерүгә ярдәм итә. Ә бу, үз чиратында, халыкара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгына йогынты ясый», - диде И.Метшин. 

Ул Казанның 60 шәһәр белән кардәшлек һәм партнерлык турында килешүләр төзүен билгеләп үтте. Иң уңышлысы – мәдәният, мәгариф, туризм һәм мәдәни мирасны саклау өлкәләрендәге хезмәттәшлек. Узган ел Казан Тарихи шәһәрләр лигасының 17 нче бөтендөнья конференциясе өчен мәйданчык булды, дип искәртте Мэр. Дискуссиядә 200 дән артык шәһәр вәкилләре катнашты. Шулай ук 2019 елдан Татарстан башкаласы ЮНЕСКОның музыка, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате, дизайн, кинематография, әдәбият, медиа-сәнгать яки гастрономия кебек иҗади юнәлешләрендә үсеш алган креатив шәһәрләр челтәренә керә. 

«Мәдәни алмашулар шәһәрләр, дәүләтләр, иҗтимагый оешмалар һәм кешеләр арасында тотрыклы һәм озак вакытлы элемтәләр урнаштырырга һәм сакларга, башка мөһим өлкәләрдә багланышларны җайга салуга өлеш кертергә тиеш, – диде И.Метшин. - Бүген бу мәсьәлә буенча тәҗрибә уртаклаша алуыбызга мин бик шат, чөнки конструктив диалог аша гына без халыкара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын тәэмин итә алабыз». 

Казан Мэры искә төшергәнчә, 2020 елда Татарстан башкаласында БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы узды. «Мин шәхси тәҗрибәмдә моның зур дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык булуына инандым», – дип өстәде И.Метшин һәм чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга уңышлар теләде. 

Дуслык шәһәрләре һәм БРИКС җирле хакимият хезмәттәшлеге форумы Кытайның чит илләр белән дуслык халык ассоциациясе (CPAFFC), Кытай халыкара дуслык шәһәрләре ассоциациясе (CIFCA), Фуцзянь провинциясенең халык хөкүмәте һәм Сямынь шәһәре ярдәме белән уза. Анда Кытай, Көньяк Африка, Бразилия һәм Һиндстан спикерлары катнашты. Форумда Россия исеменнән шулай ук РФ Шәһәрләре берлеге президенты, Төмән башлыгы Руслан Кухарук, Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов, Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Иван Мельников һәм башкалар катнаша. 

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Казан Мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле хакимият органнарының (United Nations Advisory Committee of Local Authorities, UNACLA) консультатив комитеты президенты итеп сайланды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев