Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

И.Метшин балалар өчен аттракционнар паркы Җиңү паркы янында урнашачагын раслады

Казан Мэры сүзләренә караганда, яңа иҗтимагый киңлекнең берничә варианты тәкъдим ителәчәк.

Яңа парк Җиңү паркы янында урнашачак. Бу хакта бүген журналистлар белән йомгаклау очрашуында Казан Мэры Илсур Метшин «К9» агентлыгы соравына җавап биргәндә хәбәр итте.

«Бу тормышка ашыру өчен яхшылап уйланылган, мөһим карар. Паркның уникаль ландшафты саклап калыначак берничә варианты тәкъдим ителәчәгенә шик юк», - дип сөйләде шәһәр Мэры. Аның сүзләренчә, хәзер сайланган территория турында барлык кирәкле мәгълүмат җыела.

Исегезгә төшерәбез, «Кырлай» аттракционнар паркын Җәмигъ мәчете төзелеше белән бәйле рәвештә күчерергә карар кылынды.

Август аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр Мэры Илсур Метшин белән күчмә киңәшмәдә Җиңү паркында булдылар һәм яңа иҗтимагый киңлек өчен төзекләндерү планлаштырылган янәшәдәге участокны карадылар.

 

Алсу Сафина

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев