Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

И.Метшин «Реклама панеле» проекты турында: «Бу телефонны зарядкага куеп була торган, интернетлы заманча тукталышлар булырга тиеш»

Казан Мэры реклама конструкцияләрен урнаштырырга мөмкин булган тукталыш павильоннары санын арттырырга кушты.

Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәрнең район администрацияләре башлыкларына Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе белән берлектә реклама конструкцияләрен урнаштырырга мөмкин булган тукталышларның санын арттырырга кушты. «Әгәр без реклама урнаштыру урыннары санын арттырсак, димәк, тукталышларның үзләрен дә үзгәртәбез», – дип ассызыклады ул.

Шәһәр башлыгы яңа юлларга, аерым алганда, Зур Казан боҗрасына һәм Вознесение трактына аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. «Бу – телефонны зарядкага куеп була торган, интернетлы заманча тукталышлар булырга тиеш. Боларның барысы да шәһәрлеләрне уңайлылык белән тәэмин итә һәм шәһәрне төзекләндерү элементы булып тора», – диде Илсур Метшин. Тулаем алганда, шәһәр башлыгы фикеренчә, бу өлкәдә яхшы потенциал бар: реклама бирүчеләр реклама урнаштыру өчен өслекләр ала һәм шул ук вакытта тукталыш павильоннарын карап тоту өчен җавап бирә.

Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов, реклама конструкцияләренең «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гамәлдәге тукталыш павильоннарында урнаштырылуын искә төшерде. ««Реклама панеле» проектын гамәлгә ашыру муниципаль тукталышларны Казанны төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры китерергә һәм алга таба аларга реклама фирмалары хисабына сыйфатлы сервис хезмәте күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Узган ел реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасына 200 урын өстәлгән, һәркайсында 20 шәр урынга 10 лот булдырылган. 2021 ел ахырында үткәрелгән сатулар нәтиҗәләре буенча Казанның ике фирмасы – «3 АРТ-Диджитал» һәм «Лариса Сити», шулай ук Тольяттиның «ГОСТ» ҖЧҖ фирмасы җиңүче булган. Алар белән гомуми суммасы 14,7 млн сумлык биш еллык шартнамәләр төзелде, дип хәбәр итте Әскәр Баһаветдинов.

Шәһәр өчен шунысы да отышлы: реклама фирмалары үз хисабына тукталышларны пычрактан һәм тузаннан, санкцияләнмәгән басма продукциядән һәм граффитидан вакытында чистартырга, зыян күргән очракта тукталышның пыяла элементларын алыштырырга, ел саен металл өлешләрен, шулай ук эскәмияләрне һәм чүп савытларын буярга тиеш булачак.

«100 урынга исәпләнгән тагын бер проект әзерләнде, аның кысаларында тукталыш павильонын җиңүче үз хисабына урнаштырырга тиеш булачак, шул ук вакытта шәһәр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өчен артык чыгымнардан азат ителә. Элегрәк Казанда шундый 118 туталыш павильоны урнаштырылган иде», – дип нәтиҗә ясады идарә башлыгы.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев