Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

И.Метшин: «Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар туклануы – Казан Мэры буларак минем төп проектларымның берсе»

Шәһәр башлыгы азык-төлек һәм социаль туклану департаменты коллективын 15 еллыгы белән котлады һәм хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының 15 еллыгына багышланган бәйрәм концертында булып кайтты. Ул оешма коллективын юбилее белән котлады һәм хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. 2006 елда Казан хакимияте мөһим карар кабул итте – ТР башкаласының барлык укучылары өчен дә файдалы һәм тәмле туклану оештыруны, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

«Башкарылган эш күләме һәм башкарылган бурычлар саны буенча без бүген монда җыелырга тиешлегебезне аңлыйбыз. Шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында комплекслы туклануны оештыру максатына без ирешә алдык, һәм еллар узгач Казанга башка республика вәкилләре туклануны оештыру тәҗрибәсен үзләштерергә килә. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану – шәһәр Мэры буларак минем төп проектларымның берсе», - диде И.Метшин. Ул департамент хезмәткәрләренә һәм җитәкчелегенә Казан халкы файдасына башкарган күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Коллективка рәхмәт сүзе белән департаментның генераль директоры Рима Мөхәммәдшина мөрәҗәгать итте. «Департамент командасы мөһим һәм бик авыр эш башкара – балалар турында кайгырта. Департаментның узган юлы бик зур. Без алга таба да үсәчәкбез, бергәләп алга барачакбыз», – диде ул.

Аннары Казан Мэры департамент хезмәткәрләренә республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты указы белән департаментның балалар сөт ризыклары кухнясы директоры Зилә Солтановага Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Департаментның баш технологы Рәмзия Хаҗиева Татарстан Президенты Указы белән ТР халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Татарстанның җәмәгать туклануы системасын үстерүгә керткән өлеше өчен шәһәр башлыгы департаментның комерция буенча генераль директорының беренче урынбасары Дмитрий Зуевны Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте белән бүләкләде.

И.Метшин «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгеләрен департаментның генераль директоры Рима Мөхәммәдшинага һәм 141 нче номерлы гимназия пешекчесе Радига Якубовага тапшырды.

Департамент генераль директорының беренче урынбасары Ильмира Солтанова, оешманың баш энергетигы Сергей Есенин, Киров районының мәктәп туклану блогы директоры Гөлсинә Камалова, 121 нче номерлы мәктәпнең җитештерү мөдире Алсу Низаметдинова һәм 120 нче номерлы мәктәпнең пешекчесе Елена Фарычева Казан шәһәренең мактау грамоталарын алдылар.

Бәйрәм концерты департамент эшчәнлегенең һәм үсешенең төп этаплары турында фильм күрсәтү белән башланып китте. Анда шул исәптән Казанда халыкара чаралар (Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башкаларны) уздырган вакытта оешманың эшчәнлеге турында да сөйләделәр. «Департамент шулкадәр үсте ки, мондый зур масштаблы вакыйгаларны да оештыра алды», – дип ассызыклады И.Метшин.

Фильм күрсәтелгәннән соң бәйрәм программасын «Форсаж» бию театры, «Казан» бию ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Фәхри, Казан дәүләт филармониясе солисты Ринат Хәбибуллин дәвам итте.

Бүгенге көндә департаментта 1100 кеше эшли. Оешма 280 мең Казан кешесен (аларның 98% ы – балалар), шулай ук 1004 учреждениене, шул исәптән 302 мәктәпне, 685 балалар бакчасын һәм Татарстан башкаласының 8 медицина оешмасын туклану белән тәэмин итә. 15 ел эшләү дәверендә департамент берничә эре проектны тормышка ашырды: «Ата-аналар контроле», «Мәктәп рестораны», «Мәктәп пикнигы», «Әниләр темада» дип аталган очрашулар циклы, шулай ук балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында мультфильмнар булдырылды, туклануны түләү өчен мәгариф картасы кертелде.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев