Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

И.Метшин Made in Kazan форумында: «Килеп туган сорауларга коллектив рәвештә җавап табу өчен уртак фикер алышулар уздырырга кирәк»

Казан Мэры форумда икътисадның төрле тармакларын тәкъдим итүче катнашучыларны сәламләде.

Татарстан башкаласында Made in Kazan форумы старт алды. Чарада катнашучыларны – икътисадның 11 тармагында экспертлар буларак чыгыш ясаячак эшмәкәрләрне һәм компанияләрнең топ-менеджерларын Казан Мэры Илсур Метшин сәламләде. Форум эшендә 100 гә якын эшмәкәр катнаша.

 

Быел форум ышаныч икътисадын формалаштыру принципларына багышланган һәм югары дәрәҗәдәге экспертлар белән гадәти аралашудан тыш, global mind форматын – тармак принцибы буенча күмәк фикер алышуны күздә тота. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бүгенге икътисади шартларда ил яңа чакырулар алдында тора. «Мин эш буенча бизнес вәкилләре белән очрашам, предприятиеләргә барам, һәм безгә чираттагы фикер алышулар уздыру кирәклеге ачыкланды, килеп туган сорауларга күмәк рәвештә җавап табарга кирәк, – диде И.Метшин. - Беренче шок узды инде, мондый очрашулар кысаларында безгә ничек үсеш алачагыбызны хәл итү юлларын табарга кирәк. Бер генә дөньякүләм кризис та әле дөнья бетү белән тәмамланмаган. Барыбыз да реалистлар, беркем дә дөньяга ал күзлек аша карамый, әмма мөмкинлекләр дә булуын онытмыйк. Казан һәм Татарстанның ныклык запасы бар».

Карарлар кабул итү өчен эксперт фикеренең мөһимлегенә мисал итеп, Казан Мэры «Татнефть» ГАҖ генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Наил Маганов белән дөньяда нефть базарындагы вәзгыять турында сөйләшүне китерде. Наил Маганов фикеренчә, хәтта эмбаргоны Ираннан алсалар да, Кувейт, Согуд Гарәбстаны барлык «чүлмәкләрен» ачса да, ОПЕК (нефть экспортлаучы илләр оешмасы) читкә китәчәк, Россия нефтен нибары 10 процентка гына алыштыра алачаклар. Әлеге мәгълүмат, Илсур Метшин әйтүенчә, ситуациянең тотрыклылыгын аңлау һәм шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган проектларга карата үз карарларын кабул итү өчен мөһим башлангыч нокта булган.

И.Метшин форумның ничек барлыкка килүе турында сөйләде. «Беренче форумны без 2010 елда уздырдык, теләк зур иде. Сингапурдагы белем бирү форумында булып, бик күп кызыклы идеяләр ишеткәннән соң, әлеге мәйданчыкны Казанга күчердек. Ул вакытта безгә бөтен дөньядан лекторлар килде. Бу коллаборациядә без Казанның иртәгәге көнен эзләдек, һәм ул чакта мине үзләрен һәм тирә-юньдәге дөньяны үзгәртергә теләгән кешеләрнең күп булуы гаҗәпләндерде. Без ул вакытта зур заллар җыйдык, финал өлешенә генә дә 800 эшмәкәр һәм актив кеше чыкты, ә эссене 3,5 мең катнашучы җибәргән иде», - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан җитәкчелеге һәрвакытта да икътисад үсеше белән актив шөгыльләнде, дип ассызыклады И.Метшин. «Казанның уникаль мөмкинлеге бар. Әлеге мөмкинлекне кем, ничек кулланырга тиешлеге турында форумда сөйләшәчәкбез», - диде Мэр һәм барысына да уңышлы эшләр теләде.

Чара катнашучыларына сәхнәдән шулай ук «МДМ-Банк» директорлар советы рәисе, Мәскәү биржасының бәйсез директоры Олег Вьюгин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Наил Маганов, бизнес-партнерлар буенча эксперт, бәйсез хокук киңәшчесе, executive&team коуч, системалы бизнес-консультант Наталья Бельзер мөрәҗәгать итте.

Uremont халыкара онлайн-сервисына нигез салучы, Мәскәүдә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкилнең Көньяк-Көнчыгыш административ округында Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Артур Терисаян, Kazan Express маркетингына нигез салучы һәм генераль директоры Линар Хөснуллин, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонаның генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев һәм башка эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре тармак өстәлләренең модераторлары булачак.

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев