Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин балалар лагерьларына юлламалар сату системасын яңадан карап чыгарга йөкләмә бирде

Казан мэры мөмкин кадәр күбрәк баланы оешкан ял белән тәэмин итү өчен сменалар санын арттырырга тәкъдим итте.

Җәй көне шәһәр яны лагерьларында Казанның 15 меңләп укучысы ял итәчәк. Шул ук вакытта меңнән артык бала – ятимнәр, социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары юлламаны бушлай алачак. «Ял» үзәге лагерьларына юлламалар сату 12 нче апрельдә 13:00 сәгатьтә онлайн-форматта башлана. Аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин юлламаларны сату системасын яңадан карап чыгарга һәм сменалар санын арттырырга йөкләмә бирде.

 

Бүгенге көндә юлламалар өчен түләү онлайн режимда гамәлгә ашырыла – мондый формат һәр сатып алуны күзәтергә мөмкинлек бирә. Башта юлламаларның бер өлеше оешкан төркемнәргә – спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә, иҗат коллективларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләргә бүленә. Моннан тыш, муниципалитет ярдәменә мохтаҗ балаларның ташламалы категорияләре дә бушлай юлламалар белән тәэмин ителә. Илсур Метшин, барлык мохтаҗлар юлламалы булачак, дип ышандырды.

Әмма, мэр сүзләренә караганда, калган юлламаларны сату процессы шик тудыра, система лотерея принцибы буенча эшләргә тиеш түгел, шуңа күрә аны камилләштерү зарур. Әйтик, узган ел «Ял» үзәге сайтында бер мең юлламага аларны алырга теләүче 20 мең кеше теркәлгән.

«Һәр районда комиссия булдыру мөһим, ул һәр конкрет очракны карап тикшерәчәк. Республика рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, без балаларны кабул итү мөмкинлекләрен арттыруны дәвам итәбез. Бүген лагерьларга ихтыяҗның зур булуын күрәбез. Әйдәгез, шәһәр тормышын үзгәртүгә үзеннән өлеш кертүче ата-аналарның да күңелен күрик. Балалар турында без инде әйттек. «Кем өлгергән, шул алган» лотерея системасын гадел, дип санамыйм. Сменалар санын, ял итүчеләр санын арттырыйк. Тәкъдимнәр кертегез, әлеге темага әйләнеп кайтырбыз», – дип өстәде Илсур Метшин.

Юлламалар саны «Нармонка» лагерен реконструкциягә ябу сәбәпле кимегән, шул ук вакытта өстәмә урыннар ремонтланган «Заречье» һәм «Молодежный» учреждениеләрендә барлыкка килгән. «Муниципаль лагерьларга ихтыяҗ зур, бигрәк тә инде төзекләндерелгәннәренә. Исегезгә төшерәм, Казан – Россиядә шәһәр яны лагерьларын саклап кала алган сирәк шәһәрләрнең берсе. Аларны ял базаларына, шәхси торак төзелеше территорияләренә әйләндерергә бик җитди омтылышлар булды, әмма без нык тордык. Бүген бер юлламага 20 кеше дәгъва кыла», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Алия Заһидуллина «Ял» үзәге лагерьларында җәй көне 5,5 меңнән артык бала ял итәчәген хәбәр итте. Традицион рәвештә юлламаларның яртысыннан артыгы – 3720 се – Казанның өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләреннән торган оешкан төркемнәргә бүлеп бирелгән. «Бу – көнкүреш шартлары бик тыйнак булган «Березка», «Бригантина», «Татарстан пионериясе», «Спутник» һәм Гагарин исемендәге лагерьларга юлламалар», – дип ассызыклады спикер. Ул капиталь ремонт үткәрелгән лагерьларга юлламалар оештырылмаган балалар төркемнәренә тәкъдим ителә, дип өстәде.

Юлламаларны үзләре сатып алырга планлаштыручы ата-аналар өчен «Ял» үзәге сайтында лагерьлар һәм сменалар турында мәгълүмат урнаштырылган. 18 көнлек бер сменага юллама бәясе – 9 меңнән 15 мең сумга кадәр. Ял итүнең тулы бәясе, учреждениегә бәйле рәвештә, 25 мең 867 сумнан 31 мең 867 сумга кадәр тәшкил итә. Казан предприятиеләре һәм оешмалары лагерьларында балалар ялы өчен 15 меңнән 50 мең сумга кадәр түләргә кирәк булачак.

Соңгы елларның үзенчәлеге – җәйге кампаниянең социаль яктан ориентлашкан булуы. Авыр тормыш хәлендә, социаль яктан куркыныч хәлдә калган, сәламәтлек үзенчәлекләренә ия булган, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче яки ата-ана каравыннан мәхрүм балаларга аерым игътибар бирелә. «Быел «Ял» үзәге сайтында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен юлламалар» дигән өстәмә бит пәйда булды, ата-ана сменаны сайлый һәм ял итү өчен гариза калдыра ала. Бу категориядәге балалар өчен бушлай юлламалар муниципаль лагерьларга гына биреләчәк. Юлламалар 12 нче апрельдән сатыла башлый, шуңа да ата-аналарга гаризаны 11 нче апрельгә кадәр җибәрергә киңәш итәбез», – диде Алия Заһидуллина. Ул ташламалы хокукка Казанда теркәлгән яки шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә белем алучы балаларның ия булуын искәртте.

Исегезгә төшерәбез, быел Лаеш районында урнашкан «Нармонка» балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләү башланачак. Эшләргә 300 млн сум акча бүлеп бирелгән. 280 урынга 10 йокы корпусы, ашханә һәм клуб биналары, персонал өчен корпуслар һәм душ корпуслары төзеләчәк. Шулай ук территория төзекләндереләчәк, анда спорт мәйданчыклары һәм амфитеатр пәйда булачак. Хәзер белгечләр проект карарларын эшләү белән мәшгуль. Шулай ук капиталь ремонттан соң «Яшь гвардия» лагерен ачу планлаштырыла.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев