Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин кризиска каршы штаб эше кысаларында «Авиатор» технопаркында булды

Казан Мэры резидентларга яңа корпусны төзүдә һәм пилот проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдә беренче шәхси «Авиатор» технопаркында булды һәм үз производстволарын технологик мәйданчыкларда урнаштыручы резидентлар белән аралашты. Кризиска каршы шәһәр штабы эше кысаларында узган очрашуда электроника, приборлар төзү, автоматика һәм механика эшкәртү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр очрашкан проблемалар, ярдәм итүнең мөмкин булган чаралары, шулай ук технопаркны киңәйтү турында фикер алыштылар.

 

Шәһәр башлыгы «Авиатор» кебек технопарклар шәһәр икътисадына, сәнәгать гигантлары белән бергә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Татарстанда гына түгел, Идел буенда да бердәнбер», – диде технопарк турында Илсур Метшин.

 

 

Фәнни-технологик комплекс җитештерү, фәнни-тикшеренү һәм  тәҗрибә-конструкторлык эшләре, шулай ук стартаплар өлкәсендә эшкуарлар өчен мәйданчык булып тора. 2017 елда «Авиатор» төбәк статусын алган. Бүгенге көндә технопаркта 34 арендатор эшли, шуларның 11 е – резидентлар, алар урнашкан чорда кайбер эшләнмәләр буенча серияле җитештерүне үзләштергәннәр.

Казан Мэры «Авиатор» резидентлары урнашкан берничә җитештерү цехында булды. Эшмәкәрләр шәһәр башлыгына үз проектлары һәм аларны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.

Илсур Метшин «Интеллектуаль климат системалары» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты, ул үз сәүдә маркасының өй казаннары өчен контроллерлар җитештерү белән шөгыльләнә. Компания сәнәгать контроллеры эшләргә планлаштыра. Киләчәк сынау проекты өчен шәһәр башлыгы торак булмаган муниципаль объектны сайларга кушты, анда компания, җылыту системасына тоташтырып, үз производствосын контрольдә тота алыр иде.

2010 елдан бирле светодиод җиһазларын, шул исәптән архитектур яктыртуны җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә торган «Нитеос» ҖЧҖ вәкилләре дә үз продукциясе һәм эштәге кыенлыклар турында сөйләделәр. Оптика системаларын җитештерү өчен кирәк булган чималның бер өлеше чит илләрдән кайтарылган. Хәзер бу процесс туктатылганлыктан, хезмәткәрләр аналоглар эзли һәм якын арада импортны алыштыруны гамәлгә ашыра алачакларына ышана. Компаниянең генераль директоры Гадел Җәләев туры килә торган чималны «Казаньоргсинтез» ГАҖ бирә алырга тиеш, дип билгеләп үтте. Илсур Метшин предприятиегә хезмәттәшлекне җайга салу өчен ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

 

 

Шәһәр башлыгы шулай ук «ТехАвтоматика» ҖЧҖ мәйданчыгында булды, биредә иярчен транспорт мониторингы системалары өчен контроль-үлчәү җайланмалары җитештерелә. Әлеге производствоның төп бурычы – юл, төзелеш, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен төрле датчиклар эшләү. Бүгенге көндә компания җитештергән ягулык датчиклары шәһәрнең автотранспорт предприятиеләре тарафыннан кулланыла. «Бу цех продукциясенең бер өлеше чит илгә сатылды, әмма килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә кайбер илләргә экспорт туктатылды», – дип аңлатты «Авиатор»ның стратегик үсеш менеджеры Михаил Юриков.

Компания шулай ук метеостанцияләр һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы өчен станцияләр җитештерә, аларга төрле тармакларда – авыл хуҗалыгыннан алып нефть сәнәгатенә кадәр ихтыяҗ зур. Казан Мэры Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка Казанда һавага автоматик мониторинг постларын урнаштыру мөмкинлеген карарга кушты.

Илсур Метшин технопарк арендаторлары һәм резидентлары эшчәнлеген югары бәяләде. «Мондый продукция җитештерү хәзерге шартларда игътибар һәм ярдәмгә лаек. Биредә приборлар төзү һәм автоматиканы үстерүче яшь егетләр эшли. Алар бүгенге көндә безнең базардан китүче компанияләрне алыштырырга әзер булуларын күрсәтә», - дип билгеләде Мэр.

 

 

Бүгенге көндә технопаркның җир участогы территориясенең мәйданы 2155 га тәшкил итә. Очрашуда «Авиатор» мәйданын яңа тугыз катлы бинаны төзү һәм югары технологияле компетенцияләр үзәген булдыру исәбенә арттыру турында фикер алыштылар. Технопарк электрон продукция, приборлар һәм аппарат-программалы комплекслар, оптик җайланмалар һәм системалар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнүче резидентлар белән эшләүгә юнәлергә планлаштыра. «Хәзерге вакытта технопаркның яңа резидентларын урнаштыру өчен буш мәйданнары юк, шуңа күрә зур төзелеш кирәк», - дип хәбәр итте Михаил Юриков. Казан Мэры кирәкле документларны килештерү процессын тизләтүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Исегезгә төшерәбез, кризиска каршы шәһәр штабы Казанда март урталарында оештырылды. Аның эше кысаларында шәһәр башлыгы предприятиеләргә бара һәм эшмәкәрләр белән кирәкле ярдәм чаралары турында фикер алыша.

Чарада шулай ук Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов, «Авиатор» технопаркы һәм «Нитеос» заводы хуҗасы Марат Бикмуллин һәм башкалар катнашты.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев