Мәдәни җомга

Илсур Метшин: “Казансу ярында торак йортлар төзелмәячәк”

Яңа Савин районында Казансу елгасының Гаврилов урамы буенча сузылган тугае аеруча саклаулы табигать территориясе булып санала. Ләкин биредә торак йортлар төзеләчәк икән, дигән хәбәр казанлыларны һәм экоактивистларны борчуга салды.

- Узган ел Яңа Савин районында яшәүчеләр белән җыелышып, Казансу ярларында 12 мәртәбә өмә үткәрдек. Без яр буйларына йортлар төзелүен теләмибез, - ди экоактивист Юля Булавко. Аның сүзен иптәше Елена Наганова тулыландырды.
- Биредә Сабан туйлары үткәрелде. Казансу тугаенда зур парк ясалсын, шул паркта “Сабантуй мәйданы” да булдырылсын иде, - диде ул.
Казан мэры Илсур Метшинның яңасавинлылар белән Казансу елгасы буенда очрашуы алдыннан әйтелгән теләкләр иде болар. Шәһәр башлыгы барлык сүзләрне ишетеп торган диярсең, яңасавинлылар һәм журналистлар янына килеп җитүгә үк ул: "Казансу ярында торак йортлар төзелмәячәк”, - дип куандырды.
- Казанда мин 20 ел мэр. Элек казанлылар йортлар түбәләреннән су үтү турында зарланалар, йортларны төзекләнедрүне сорыйлар иде. Татарстан Президенты теләктәшлегендә әлеге эшләрне башкардык. Аннан соң ишегалларын төзекләндерү ихтыяҗы кузгатылды. Татарстан Президенты башлангычында “Безнең ишегалды” программасы да гамәлгә ашырыла, - дип сөйләде мэр Илсур Метшин. - Инде хәзер җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерүне сорыйлар. Халык таләбе үзгәрә, бу шулай булырга тиеш тә. Казанда хәзер 98 парк һәм сквер исәпләнә, ул 412 гектар мәйданны били. Шәһәрдә 500 мең агач һәм куак утыртылды, яшелләндерү эшчәнлеге дәвам итә. 
Мэр Илсур Метшин Казансу ярында җыелышуның сәбәбенә тукталды.
- Ямашев проспектыннан башланган яшел зона М-7 федераль автотрассасына кадәр сузыла. Ул 80 гектар мәйданны били. Шуның 20 гектарында күп фатирлы йортлар төзү нияте бар иде. Тормыш үзгәреп тора, коронавирус пандемиясе килеп чыкты. Узган елны да әле мин кистереп әйтә алмаган булыр идем, ә быел әйтәм: Казансуның Гаврилов урамы буенча сузылган тугаенда күп фатирлы йортлар төзелмәячәк. Казансуның 80 гектарлы яр буеның 74 гектары табигать зонасы булып кала. Гаврилов урамы янындагы Казансу елгасы буенда шәһәрнең күп функцияле балалар сырхауханәсе төзү планы бар. Әлеге комплекс 5-6 гектар мәйданны биләп торачак. Дөнья тәҗрибәсен өйрәнәбез. Комплекс дәвалану корпусларын һәм экопаркны берләштерәчәк. Балалар паркта йөри алачак, табигать кочагында йөрү үзе дә дәвалый, - диде мэр Илсур Метшин.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: