Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илшат Әминов Башкортстан каналын «көчләп татарлаштыру» турында ялган таратуда гаепли

Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Башкортстан телевидениесендә «көчләп татарлаштыру» темасы кабат калыкты. ТНВ генераль директоры Илшат Әминов үзенең «7 дней» тапшыруында уйдырманы чынбарлык дип сөйләүчеләрне тәнкыйть утына тотты. Ике кардәш халык арасын бозуга юл куярга һич ярамый, дип белдерде ул.

 

 

 

 

Җанисәп алдыннан «рухи эпидемия»

 

«Күрше Башкортстанда эпидемия ахрысы. Тик ул тәннәрне түгел, кайбер кадерле күршеләребезнең күңелен зарарлаган. Сәбәбе — тиздән булачак җанисәп», — диде Әминов.

Ул Башкортстан телеканалларының берсендә чыккан тапшырудан өзек күрсәтте. Тапшыруда журналист һәм галим сөйләшә, алар башкортлар саны артуын башта рус халкының үлүенә бәйләп аңлаталар, ә соңыннан, совет власте чорын искә төшереп, көчләп «татарлаштыру» темасына күчәләр.

«Бу җанисәп вакытында башкортлар саны артырга мөмкин. Чөнки руслар саны, үлем-китемнәр күп булу аркасында, кими, ә башкортларда балалар күп туа», — дип сөйли Башкортстан телевидениесе алып баручысы.

 

 

 

«Кешеләр турында чикерткәләр турында сөйләгән кебек сөйлиләр»

 

«Моны ишеткәч, колагыма ышанмый тордым», — ди гаҗәпләнде Әминов, тапшыруның өзеген карагач. Миллионлаган халык караган дәүләт телеканалында мондый фикерләр әйтү әхлаксызлык, алар эфирда яңгырарга тиеш түгел, диде ул.

«Кешеләр турында чикерткәләр популяциясе турында сөйләгән кебек сөйлиләр. „Безнеке булмаган“ чикерткәләр үлеп бара, шуңа без зуррак аланга күчә алабыз, имеш», — дип ризасызлык белдерде Әминов.

Бу ситуациядә иң күңелне кырганы — җанисәп темасыннан күрәләтә торып скандал ясау, диде ул. Әминов фикеренчә, демографик кимү — зур проблема, аның белән көрәшү өчен дәүләт җитди чаралар күрә. Бу темада спекуляцияләр һәм кешеләрне «безнеке» — «безнеке түгел”гә бүлүгә юл куймаска кирәк.

 

 

 

Башкортларны «татарлаштыру» турындагы миф — татар теле укытучыларын кимсетү

 

Шуннан соң Әминов Башкортстан телевиденисендә чыккан тапшыруның икенче өлешен күрсәтте. Студиядәге «эксперт», 1920 елларны искә алып, халыкны укый-язарга өйрәткән татар укытучыларының махсус «татарлаштыру» сәясәте алып баруын бәян итә. Алар, башкорт авылларына килеп, имеш халыкны татарлаштырганнар. Башкортстан халкының милли үзбилгеләнүе юкка чыкканга алар гаепле, дип белдерә «галим».

«Совет мәктәбе системасы белән бергә укытучы да килә. Ул демиург кебек — бу җирлектә нинди халыклар яшәвен һәм нинди телдә сөйләшүен билгели. Укытучы мондагы халыкның мәдәни билгеләнешен хәл итә», — дип сөйли башкорт дәүләт телеканалы эфирында «эксперт».

«Мондый хәсрәт-галим белән бәхәскә керү дә оят. Совет Башкортстанында 1920нче елларда халыкны укый-язарга өйрәткән татар укытучыларының ни гаебе бар?» — дигән сорау куйды Әминов.

 

 

Тарихны ялган итеп сөйләү — кардәш халыклар арасында упкын булдыру белән бер

Илшат Әминов мондый иделәрнең никадәр куркыныч булуын аңлатты. Бу фикерләр тугандаш, тел һәм мәдәният ягыннан бик якын булган башкорт һәм татар халыклары арасында упкын булдыра, дип санавын әйтте.

«Укытучылар әллә басып алучы дошманнарның демиургларымы булганмы? Аларның максаты халыкка гыйлем бирү түгел, ә башкорт халкының милли үзбилгелүнүен юкка чыгару булганмы? Бу сүзләрдән соң Башкортстанда хәзер эшләгән татар укытучылары үзләрен ничек хис итәргә тиеш? Нәрсә, татар укытучылары башкорт милләтенең чисталыгын бозамы?» — диде Әминов.

Аның фикеренчә, тарихны ялган итеп сөйләүчеләрнең идеяләренә Башкортстан җәмәгатьчелегенең рухи яктан сәламәт өлеше каршы булырга тиеш.

«Татарларның һәм башкортларның бүләр нәрсәсе юк. Киресенчә, безгә уртак йортыбыз булган Россияне ныгытырга, туган телләребез һәм мәдәниятебезне сакларга тырышырга, ярдәмләшеп яшәүдән көч алырга кирәк», — дип нәтиҗә чыгарды Илшат Әминов.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев