Мәдәни җомга

Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр» спектакле эпизодлары ачлык турында фильмга керәчәк

Документаль фильмны язучы һәм публицист Александр Архангельский һәм режиссер Татьяна Сорокина «Культура» каналы өчен әзерли.

«Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакле эпизодлары егерменче еллардагы ачлык турында «Культура» каналы төшергән документаль фильмга керәчәк.

Язучы һәм публицист Александр Архангельский фильмны төшерү командасы белән Казанга килеп, театр рөхсәте белән спектакльнең кайбер күренешләрен төшергән.

«ХХ гасыр башындагы ачлык миллионлаган гомерләрне алып китте. Бу тарих турында бик сөйләмәскә тырыштылар. Без моны төзәтергә телибез һәм сөйләр сүзебез бар дип саныйбыз. Без фаҗига, каһарманнар һәм кешелеклелек турында фильм әзерлибез», — дигән оештыручылар.

Фильм тарихчылар белән интервьюлар, хроника кадрларыннан торачак. Фильмның режиссеры - Татьяна Сорокина.

Казанда бу темага спектакль чыгуын ишеткәч, кино төшерү командасы театр белән элемтәгә кергән.

«Адәмнәр» курчак спектакле Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге әсәре нигезендә «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган. Спектакльдә ике артист уйный — Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗәхмәтов.  

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: