Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илгиз Ханов иконага охшатып ясаган татар кызлары рәсемнәрен китап итеп чыгарган

Рәссам Илгиз Ханов иконага охшатып ясаган татар кызлары рәсемнәрен китап итеп чыгарган.

Илгиз Ханов – ул Казанда «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»н төзегән Илдар Хановның бертуган энесе. Бүген автор үзенең «Илгиз Ханов шамаилләре һәм татар чибәрләре» китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. 2 мең данә белән чыккан китап туристларга сатылачак.

«Казан чибәрләрен Казан ханлыгы идарәчесе Сөембикәнең 500 еллыгы уңаеннан 2016 елда киндергә төшердем. Бу уникаль рәсемнәр. Мондый картиналар беркайда да юк. Алар юкка чыкмасын өчен фотокүчермәләрен китапка кертеп куясым килде», - диде Илгиз Ханов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

 

Илгиз Ханов сүзләренчә, рәсемнәр Сөембикә образын чагылдыра. Портретларда рәссамның анасы, кызы, хатын-кыз туганнары чалымнары да бар. Портретлар иконаларга охшаган. Изгеләр төшерелгән сурәтләрдән алар татар бизәкләре, арткы фоны белән аерыла. Иконага охшашлыгын автор үзе дә яшерми.

 

 

«Алар икона ясау техникасы белән эшләнгән. Мин гомер буе иконалар ясадым. Модельнең карашы, башын июе рәсемне иконага охшата», - диде Илгиз Ханов.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев