Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илдар Гыйльметдинов: Россия халыклары Ассамблеясенә дәүләт статусы биреләчәк

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе сүзләренчә, яңа статуста милли оешмаларга матди яктан күбрәк ярдәм биреләчәк.

РФ Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов Россия халыклары Ассамблеясе иҗтимагый оешмасы якын арада дәүләт статусын алачагын әйтте.

«Дәүләт статусы булгач, дәүләт тарафыннан ярдәм тагын да күбрәк биреләчәк. Россия халыклары Ассамблеясенең филиаллары һәр төбәктә булачак. Милли оешмаларга игътибар артачак», — диде ул «Татар-информ»да Россиядә милли сәясәткә багышланган матбугат очрашуында.

Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан халыклары Ассамблеясе кысаларында күпчелек районнарда төрле милләтләргә ярдәм итү йөзеннән халыклар дуслыгы йортлары ачылганы да билгеләп үтелде. «Милләтара мәсьәләләргә системалы рәвештә игътибар итү, федераль үзәктә программалар кабул ителү файдага гына», — диде Илдар Гыйльметдинов.

«Күпмилләтле булуыбыз — байлыгыбыз, киләчәгебез. Безгә аны сакларга, арттырырга, киләчәк буынга җиткерергә кирәк», — диде ул һәм бу юнәлештә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда башкарылган эшләрне дә санап үтте.

«Соңгы елларда без коллегаларыбыз белән төрел стратегик документларны кабул итәргә тырыштык. Шуңа нигезләнеп, Милләтләр эше буенча федераль агентлык төзелде. Милләтара мөнәсәбәтләрне карый торган совет бар, киләсе елда ил күләмендә Россия халыкларының кәсепчелеген һәм матди-мәдәни мирасын саклап калу карарын игълан ителәчәк», — дип тә өстәде Илдар Гыйльметдинов. 

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев