Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә кем лаек булды?

Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә куелды.

Премия 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырылачак.

Премия фонды 600 мең сум тәшкил итә.

Премия ияләре ачыкланды, сораулар калды

15 февральдә тәүге тапкыр Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе тапшырылачак. Ул татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән өч кешегә бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, өч номинация билгеләнде.

Оештыручылар сүзләренчә, бу иң дәрәҗәле премия икән. Тукай исемендәге премиядән соң, әлбәттә.

Дөресен генә әйткәндә, мондый дәүләт бүләге булдыру хакында ишеткәч мин дә шулай дип уйлаган идем. Аны алган кешеләр милләт өчен зур эш башкарган булырга тиеш иде минем күзаллауда. Лауреатларны ашыга-ашыга түгел, ә җентекләп сайлап алырга кирәк иде кебек. Ә аңа кадәр бәйге хакында зуррак масштабта игълан итеп, катнашырга теләүчеләрдән тиешле дәрәҗәдә гаризалар кабул итүне оештыру кирәк булгандыр.

Ишетеп-белүемчә, кайбер артистлар мондый бүләк биреләчәген ишетми дә калган. Ә Зәйнәб Фәрхетдиновага, мисал өчен, оештыручылар үзләре шалтыратып, катнашырга тәкъдим иткән. Журналист Рузилә Мөхәммәтовага биргән интервьюсында, һәрхәлдә, Зәйнәб ханым шулай дип белдергән.

Алга китеп булса да әйтик, премиягә лаек булган Филүс Каһиров та: “Миңа оештыручылар шалтыратып, гариза юлләрга тәкъдим итте”, – диде. Ярар, монысы бер хәл. Премия алырга дәгъва кылучыларны да белми калдык бит!

Тукай премиясе тапшырыр алдыннан исемлектә кем икәнен булса да игълан итәләр иде. Шакировныкы Тукай премиясе белән бер рәттә булгач, һичьюгы дәгъва кылучылар хакында булса да хәбәр саласы булгандыр инде ул комиссия әгъзаларына. Сүз уңаеннан, премия тапшыру буенча комиссияне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкләгән. Урынбасары – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Дөрес, катнашучыларны барлау максатыннан концерт тәкъдим ителде. Әмма бар кеше дә концерт барып карый алмый. Ә газеталарда, алай да булмаса интернетта дәгъва кылучылар исемлеген бирү комачау итмәс иде.

Бүләк кемгә эләкте соң? Хатын-кыз вокалы буенча номинациядә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Шутиков җитәкчелегендә халык уен кораллары оркестры солисты Резеда Галимова җиңүче дип табылды. Лауреатлар игълан ителгәннән соң, Резеда Галимова кем соң ул диючеләр дә булгалады. Әлеге җырчы эстрада артистлары кебек сәхнәдә сикереп-чабучылардан түгел. Сәләте дә, тавышы да, затлылыгы да, сәхнә багажы да җитәрлек. Аның белән бергә бу бүләк өчен көч сынашучылар арасында Динә Гарипова, Римма Гыйззәтуллина, Эльза Исламова, Әлфирә Нургалиева, Милана Сайдаева, Роза Шакирова да булган. Исемлек хакында белгәннәр Динә Гарипова танылган кеше бит, ник аңа бирмәделәр икән дип баш ватты. Динәне күбрәк беләләр, ә Резеда Галимова сәхнәдә күбрәк эшләгән. Кыскасы, бу очракта, һәм гомумән, премияне тапшыручыларга тагын бер сорау туа. Бүләкне биргәндә бизмән кайсы якка басарга тиеш? Артистның тәҗрибәсе күп булсынмы, әллә инде танылган булырга тиешме?

Ир-ат вокалы буенча номинациядә Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров җиңүче дип табылды. Филүс үзе бу премия хакында болай диде:

– Бүләкне сорап алмадым. Алга таба эшләр өчен бу миңа зур этәргеч. Әлбәттә мондый бүләккә лаек булганыма бик сөендем. Аңа лаеклылар бик күп. Хатын-кызлар арасында премияне Зәйнәб Фәрхетдиновага тапшырыр идем. Ир-атлар арасында сәнгатькә зур өлешен керткән Георгий Ибушев, Фердинанд Сәлахов кебек шәхесләр бар. Яшьләр арасында да Илһам Шакиров иҗатын дәвам итүчеләр шактый, – диде Филүс Каһиров. – Бу премияне әле беренче генә бирәләр бит. Аңа бәлки бераз реклама, оештыручыларга тәҗрибә җитеп бетмәгәндер. Киләчәктә Илһам Шакиров премиясен Тукай премиясе дәрәҗәсенә җитүен телим.

Өченче номаниция – “Халыкчан җырчы” дип атала. Иң күп гаризалар да шул номинациягә килгән. Бу исемлектә Айдар Рәкыйпов, Бетул Хәйретдин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Миңгол Галиев, Гөлфәрия Гафарова, Динә Шакир, Равис Зарипов, Рим Камалов, Гөлзада Сафиуллина, Зөлфия Таранова, Камилә Фәсхетдинова, Лена Фәтхуллина, Рима Хәйруллина, Флёр Шакиров, Вилдан Шәрәфетдинов та бар. Тагын сорау туды инде. Халыкчанлыкны нинди бизмән белән үлчиләр? Миңгол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова кебек танылган шәхесләр алар халыкчан гына түгел, профессиональ җырчылар да бит әле. Монда тәгаенләп бетерергә кирәк иде. Халыкчан дигәндә, үзешчән артистлар күздә тотыламы, әллә инде шулай ук профессионаллармы? Ник дигәндә, бүләк бит һәвәскәр башкаручы Флёр Шакировка – Илһам Шакировның бертуганының улына бирелде.

Нигезләмәдә казына башласаң, сорау өстенә сорау туа. Киләчәктә премия дә, нигезләмә дә камилләшер һәм бүләкнең дәрәҗәсе артыр, үз урыны булыр дип өметләнәсе кала.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев