Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә гамәлгә куела.

Бүген Казанда ||| Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә гамәлгә куела.

«Әлбәттә, февраль ае татар дөньясында каһарман Муса Җәлилнең тууына 155 еллык уңаеннан да, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән дә истә калачак, тарихи мөһим вакыйга булачак.

Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү буенча алып барылган эш моңа кадәр дә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан алып барыла иде. Муса Җәлил исемендәге татар мәктәпләрен булдыру, һәйкәлләр ачу, урамнарга аның исемен бирү эшләре гамәлгә ашырыла», — диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров.

 

 

Гала-концертта Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Айгөл Хәйри, Саидә Мөхәммәтҗанова, Айгөл Гардисламова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һ.б. катнашты. Шулай ук залда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да бар иде. 

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова.

 


I урынга ия булучылар:
«Җәлил татар телендә» номинациясе: Зәринә Фәррахова (Актаныш); Рөстәм Зыятдинов (ХМАО-Югра, Сургут); Рәлиф Сәләхиев (Түбән Кама); Зәринә Закирова (Казан); Илзирә Галимбикова (Казан); Марсель Рәхмәтуллин (Ырынбур); Алеся Корсак (Мәскәү); 
«Җәлил рус телендә» номинациясе: Самат Динмөхәммәтов (Башкортстан); Илья Салин (Казан); Никита Пахомов (Рязань); Рәмис Яхудин (Ырынбур).
«Җәлил дөнья халыклары телендә» номинациясе: Ростислав Апаков (Лениногорск); Йован Тепавчевич (Казан); Нурлан Исмаилов (Яр Чаллы); Рина Исхакова (ХМАО-Югра). 
«Фронтовиклар татар телендә» номинациясе: Нариман Латыйпов (Азнакай); Алмаз Галиев (Самара). 
«Фронтовиклар рус телендә» номинациясе: Роман Гафнер (Чиләбе); Александр Сергеев (Чиләбе); Данила Ефименко (Чиләбе). 
«Җәлилчеләр» номинациясе: Таһир Шәмсуаров (Лениногорск). 
II урынга ия булучылар:
«Җәлил татар телендә» номинациясе: Сәет Кәримов (Теләче); Гөлназ Прокопьева (Башкортстан); Аделина Гыйләҗева (Башкортстан); Рүзилә Байкова (Башкортстан); Зөлхия Миңнеханова (Азнакай).
«Җәлил рус телендә» номинациясе: Динә Афризуанова (Свердлау); Азат Галәмов (Нурлат); Сабина Вәгыйзова (Әлмәт); Альмира Ахунҗанова (Яр Чаллы); Алла Месхи (Казан).
«Җәлил дөнья халыклары телендә» номинациясе: Сабина Хәйруллина (Буа); Рузанна Хәйруллина (Казан); Севенчой Абдуллаева (Лениногорск); Хәерниса Солтанова (Чиләбе). 
«Фронтовиклар татар телендә» номинациясе: Арсен Тляшев (Пермь); Энҗе Кәримова (Әлки). 
«Фронтовиклар рус телендә» номинациясе: Анастасия Удалова (Чиләбе); Арина Мостафина (Чиләбе); Тимур Бегнанов (Чиләбе). 
«Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясе: Минзәлә гимназиясе иҗат төркеме.
«Җәлилчеләр» номинациясе: Никита Алтынов (Казан); Фәрит Фарисов (Мәскәү). 
III урынга ия булучылар:
«Җәлил татар телендә» номинациясе: Динә Афризунова (Свердлау); Элина Гәрәева (Мөслим); Наил Касыймов (Удмуртия); Элеонора Рәхмәтуллина (Ырынбур); Илназ Гыйниятуллин (Удмуртия); Венера Галиева (ЯНАО); Сәлимә Хәсәнова (Питрәч).
«Җәлил рус телендә» номинациясе: Александр Кузьмин (Казан); Таисия Юркова (Чиләбе); Тимур Әсәдуллин (Баулы); Әмир Фатыйхов (Казан); Алина Галимуллина (Кукмара); Александр Хохлов (Мәскәү: Альберт Йосыпов (Түбән Новгород); Светлана Яковлева (Курган). 
«Җәлил дөнья халыклары телендә» номинациясе: Чау Дамминь (Казан); Мурат Ондер (Казан); Әмир Фатыйхов (Казан). 
«Фронтовиклар татар телендә» номинациясе: Айзирәк Сабирова (Актаныш); Илмир Загертдинов (Актаныш). 
«Фронтовиклар рус телендә» номинациясе: Ильяс Шәйдуллин (Самара); Алинә Гатиятова (Чиләбе). 
«Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясе: «Адымнар» мәктәбе иҗат төркеме (Казан); Минзәлә педагогия көллияте иҗат төркеме. 
«Җәлилчеләр» номинациясе: Ләйсән Сәләхова (Актаныш); Мөслимә Гыйльманова (Казан). 

 

Алинә Айдарова 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев