Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум һәм Дима Билан «Игелекле дулкын» финалистларының хыялларын чынга ашырды

Фестивальнең гала-концертында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәм авыр тормыш хәлләренә эләккән балалар чыгыш ясады.

Бүген Казанда гала-концерт белән «Игелекле дулкын» балалар иҗаты хәйрия фестивале тәмамланды. Бер сәхнәдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында яшь талантлар – фестивальдә җиңүчеләр белән Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга көч бирергә Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум, Дима Билан килде. Гала-концертны алып баручылар актриса Ирина Безрукова һәм тележурналист Вадим Такменев булды.

«Игелекле дулкын» фестивале Казан Мэриясе һәм Игорь Крутойның популяр музыка Академиясе тарафыннан 2017 елдан башлап ТР Президенты грантлары фонды һәм Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла. Шәһәр проекты буларак төзелеп, соңыннан ул федераль дәрәҗәдәге хәйрия хәрәкәтенә әверелде. Фестиваль меңләгән балаларга, тормыш шартларына һәм сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Яшьләрне мөһим вакыйга белән котлар өчен сәхнәгә Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты Игорь Крутой чыкты. «Без барлык катнашучыларны да Казанда сәламләвебезгә шатбыз! Декабрь башында «Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концертына җыелу инде күркәм традициягә әверелде, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга шәһәр башлыгы. – Биш ел эчендә анда бөтен илдән 5 мең бала катнашты, һәм мин яшь артистлар саны артыр дип өметләнәм. Безнең кунакчыл сәхнәбез яңа исемнәр кабызачак. Хәерле юлга!». Казан Мэры ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Президент грантлары фондына фестивальгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Игорь Крутой үз чиратында ассызыклаганча, «Игелекле дулкын» балаларга уңай хис-кичерешләр бүләк итә, ә бу иң мөһиме. «Әгәр балалар елмая икән, димәк, без фестивальне юкка гына уздырмыйбыз», – дип билгеләде композитор һәм проектның генераль продюсеры.

Быел «Игелекле дулкын»да бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты. Алар берничә номинациядә җиңү өчен көч сынаштылар: вокал, ишарәле җырлау, хореография, уен коралларында уйнау һәм сәхнә сәнгате. Сайлап алу турлары ел башыннан бирле 7 шәһәрдә узды: Ростов-Дон, Новосибирск, Ярославль, Симферополь, Курск, Кемерово һәм Мәскәүдә. Суперфинал кичә Казанда узды, аның нәтиҗәләре буенча 12 җиңүче сайланды.

Һәр катнашучы бүген зур сәхнәдә басып тору өчен зур юл үтте. Тормыш шартларына карамастан, яшь артистлар үзләренең талантларын күрсәтә алды. Мәсәлән, Ярославльдән Ярослав Фроловның балачактан сөйләм белән проблемалары бар, әмма хәзер ул профессиональ җырлый. Үз вакытында табиблар аңа вокал белән шөгыльләнергә киңәш иткән. Егет үз-үзенә ышанган, моңа күп вакытын һәм көчен багышлаган, һәм зур уңышларга ирешкән – аның тавышына хәтта опера җырчылары да көнләшерлек. Гала-концертта ул Мөслим Магомаевның «Синяя вечность» җырын башкарды.

 

 

Казаннан 9 яшьлек Элина Нигъмәтуллина да үзен зур сәхнәдә ышанычлы хис итә. Кыз күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Яшь булуына карамастан, Элина зур федераль конкурсларда – «Голос. Дети» «Зәңгәр кош», шулай ук «Могҗизалар кыры» ток-шоуында катнашкан. Кыз күп кенә шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында лауреат булып тора. «Игелекле дулкын» гала-концертында Элина тагын бер катнашучы – Чаллыдан 10 яшьлек вокалчы Мария Верхотина белән дуэтта чыгыш ясады. Кызлар «Семеновна» һәм «Голосочек закатимый» рус-халык җырларын башкардылар. «Мин җырларга бик яратам, 5 яшьтән җырлыйм. Барыннан да бигрәк рус-халык җырлары ошый. Киләчәктә дөнья сәхнәсендә җырларга хыялланам, – дип, амбицияле планнары белән уртаклашты Элина Нигъмәтуллина.

Бүген залны Сосновоборсктан абыйлы-энеле Никита һәм Тимофей Егоровлар кабызды. Егетләрдә ДЦП, тик сәхнәдә алар үзләрен максималь дәрәҗәдә иркен тота. «Игелекле дулкын» фестивале егетләрнең ике хыялын чынга ашырды – балалар зур сәхнәдә чыгыш ясап кына калмады, ә Россиянең халык артисты Дима Билан белән бергә җырлады. «Бу ышанып булмаслык хәл, сәхнәгә чыгу – бу инде шәп, әле бит Дима Билан белән дә! Без әлегә кадәр бу хәлгә ышана алмыйбыз», – дип абыйлы-энеле Егоровлар чыгышларыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

 

Йолдыз белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга Междуреченсктан Артем Псковитин да хыялланган. Егет хореография белән шөгыльләнә. Ул күптән инде СССРның халык артисты И.Кобзон исемендәге Кузбасс мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керергә хыялланган. Артемның хыялын «Пирамида» КРК сәхнәсендә Игорь Крутой чынга ашырды. «Киләсе елның сентябреннән син көллияткә кабул ителдең», – дип хәбәр итте ул.

Концертның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Җәлил шәһәр тибындагы бистәдән килгән Алинә Хәмитованың чыгышы булды. Кызда ДЦП, әмма диагнозына карамастан, ул дөньяда мөмкин булмаган бернәрсә дә юк, дип саный. Ул балачактан китаплар ярата – башта бу әкиятләр булган, ә соңрак поэзия, нәкъ менә шуңа күрә фестивальдә Алинә «Сәхнә сәнгате» жанрында чыгыш ясады. «Игелекле дулкын» кызга сәхнәгә чыгу өметен генә бүләк итмәде, тагын бер хыялын да чынга ашырды. Алина Санкт-Петербургта булган һәм үзенең кумиры – җырчы, скрипкачы Светлана Сурганова белән танышкан. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Алинә Светлана Сурганованың «Да будет свет» җыры астында Эдуард Асадовның шигырьләрен укыды.

Сокландыргыч номерны Искитин шәһәреннән килгән «Радуга» бию ансамбле һәм «Акварель» ишарәле җыр студиясе тәкъдим итте. Яшьләрнең ишетү сәләте бозылган, ләкин бу аларга ритмны тоярга комачауламый. Яшьләр музыкаль башкаручы Ваня Дмитриенко җырына хореографик номер тәкъдим иттеләр.

Шулай ук йолдыз белән бергә Кемероводан Максим Елезов чыгыш ясады. Яшь артист саксофонда җырчы Анжелика Варумга уйнады.

 

 

Яшьләрнең хыяллары гала-концертта гына түгел, ел дәвамында да чынга ашты. Әйтик, Таганрогтан Дмитрий Яновский күп кенә конкурслар лауреаты һәм төрле фестивальләрдә җиңүче булып тора, шул ук вакытта ул берни дә ишетми диярлек. Диманың иске ишетү аппараты булган, ул музыканы ишетмәгән килеш биегән, клоун булу һәм алкышлар ишетү турында хыялланган. Диманың хыялы, хәер, фестивальнең башка катнашучыларыныкы кебек үк, тормышка ашты.

Гала-концерт Игорь Крутойның популяр музыка академиясе хоры һәм фестивальдә катнашучылар башкарган «Игелекле дулкын» гимны белән тәмамланды.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X