Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Игелек сәнгате

С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Игелек сәнгате» дигән концерт булды

2 декабрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Бөтенроссия инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Игелек сәнгате» дигән концерт булды. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән талантлы артистлар: бард Владимир Гаранин, «Не-За-Ми» ансамбле, шагыйрә Александра Кашина, «Крылья» ишарәле җыр ансамбле, «Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, 18нче балалар музыка мәктәбе укучылары Тимур Фазлиев, Светлана Филимонова, Олеся һәм Анастасия Машейко катнашты.

Алар белән бергә Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» Казан камера оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, «Красная горка» ансамбле, җырчылар Эльвира Авзалова, Рөстәм Насыйбуллин, Кирилл Логинов, Мария Семенова, аккордеонист Алмаз Әхмәтҗанов, трубада уйнаучы Роман Мөдәрисов чыгыш ясады. А.Ключарев, А. Пьяццолла, Ф. Шопен әсәрләре, халык җырлары, кинофильмнардан музыка яңгырады. Алып баручы - Сәмирә Латыйп.

Татарстан Республикасы Дәүләт Зур концертлар залы фойесында күргәзмә дә оештырылган иде (рәссам Виталий Булатов картиналары, скульптуралар, инвалид балалар иҗат иткән эшләнмәләр һ.б.).

«Игелек сәнгате» концерты ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды.

Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1339625.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев