Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Иделем акчарлагы» бәйгесен оештыручылар: Яшь язучылар кыска жанрда күбрәк иҗат итә

Яшьләр үзләре җөмлә күләменә карата яңа принциплар формалаштыра.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен оештыручылар сүзләренчә, авторлар озын әсәр язмый, нигездә, кыска жанрда иҗат итә.

«Бәйгедә катнашучылар күп. Хәзерге вакытта яшьләрдә иҗатка караш үзгәрә. Алар күбрәк кыска жанрда иҗат итә. Озын әсәрләр язмыйлар. Шундый үзгәрешләр күзәтелә, чөнки тизлек дөньясы», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Ибләминова.

 

«Иделем акчарлагы» бәйгесенең жюри әгъзасы, шагыйрь Рифат Сәлах сүзләренчә, яшь язучыларның үз принциплары барлыкка килә.

«Бер җөмләдә уникедән артык сүз булырга тиеш түгел дигән яңа принциплар чыгарган кешеләр бар. Бу инде татар халкының проблемасы түгел, ул — замана үзгәреше. Әсәрләрдә калькалар да була, ул элек тә була иде. Иҗат иткәндә җөмләне матур итеп җиңел генә төзеп булмый. Калькалар булса, без ул турында әйтәбез, киңәш бирәбез», — ди ул.

Оештыручылар сүзләренчә, яшь язучыларның төп иҗат темасы — мәхәббәт. Яңа гына яза башлаган язучылар туган җир, туган тел темасына мөрәҗәгать итә.

«Ел саен берәр тема килеп чыга. Татар теле белән киеренкелек булган елда тел темасына язылган шигырьләр күп булды. Быел пандемия турында шигырьләр килсә дә, гаҗәп булмас. Яшь иҗатчылар арасында мәктәп балалары да бар. Алар, гадәттә, көн кадагында булган мәсьәләгә иҗат итә», — ди Зөлфия Ибләминова.

 

Гөлүзә Ибраһимова 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X