Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яңа елга бушлай татлы бүләкләрне Казанның 156 меңнән артык баласы алачак

Яңа елга бушлай татлы бүләкләрне Казанның 156 меңнән артык баласы алачак

Яңа елга Казанның 156 меңнән артык баласы бушлай татлы бүләкләр алачак. Аларны башлангыч мәктәп укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә тапшырачаклар.

Балалар бүләкләрендә конфет, печенье һәм башка тәм-томнар булачак. Продукция Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан катгый сайлау узган һәм балалар ашау өчен рөхсәт ителгән (искәрмә – индивидуаль каршылыклар булмаса). Шулай ук бүләкләр арасыннан балалар яктылык кайтара торган стикерлар табачак, аларны рюкзакка яки киемгә ябыштырып булачак. 

Бүләкләрне 26-30 нчы декабрьдә бәйрәм чараларында һәм утренникларда бирәчәкләр, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев