Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гыйнвар башыннан яңа авиарейслар Казанны Саранск һәм Магнитогорск белән бәйләячәк

Туры очышлар һәр юнәлештә атнага ике тапкыр башкарылачак.

Яңа елда казанлылар даими рәвештә Саранск һәм Магнитогорскига оча алачак. Мордовия Республикасына авиарейслар 2-нче гыйнварда, Чиләбе өлкәсенә 3-нче гыйнварда җибәреләчәк.

Самолетлар һәр юнәлештә атнага ике тапкыр очачак. Мордовия башкаласына туры рейслар җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Казаннан очыш 20:00 сәгатьтә, Саранск аэропортына килү 20:50 сәгатьтә планлаштырыла. Кире рейс 21:30 сәгатьтә, Казан аэропортына килү 22:20 сәгатьтә башкарылачак.

Магнитогорскига казанлылар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә оча алачак. Казаннан очып китү 4:50 сәгатьтә, Магнитогорск аэропортына килү 8:15 сәгатьтә булачак. Кире рейс 9:10 сәгатькә, Казан аэропортына килү 8:25 сәгатькә билгеләнгән. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, Чиләбе өлкәсендә ул Мәскәү вакытына караганда ике сәгатькә алдарак.

Очышлар 50 урынга исәпләнгән CRJ-200 самолетларында тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» матбугат хезмәте.

Элегрәк Казаннан Элистага авиарейслар җибәрелүе билгеле булды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев