Мәдәни җомга

Гыйбрәтле яз

Шушы фаҗигадән соң башлар әйләнгән, йөз сорау җаннарны телгән көннәрдә Казанда татар хатын-кызларының җиденче җыены уздырылды.

Быел яз бик матур килде. Шомыртлар, алмагачлар, сириннәр ишелеп-ишелеп чәчәк атты. Рамазанның соңгы көннәрен ләззәтләнеп, озаккарак сузарга тырышып үткәрдек. Тик җаннарыбызны тетрәткән фаҗига гына язны сагышка батырды. Шомыртлар чәчәк аткан бер көләч иртәдә Казан мәктәбендә җиде бала, ике мөгаллим үтерүче коралыннан шәһид китте, әллә никадәре яраланды, җәрәхәтләнде, йөрәге бозылып калды. 

Бу хәлләр турында матбугат тәфсилләп язды, социаль челтәрләрдә баласын җуйган әти-әниләрнең чиксез кайгыларын уртак­лаштылар, үтерүчене каргадылар. Аннары ничек итеп мәктәпләрне мондый бәхетсезлекләрдән, һөҗүмнәрдән сакларга дигән сорауга җавап эзләү башланды. Һәр мәктәпкә Росгвардия сакчыларын куярга кирәк, дигән тәкъдимнәр күп булды.

Минем исә күз алдымнан күпләрнең бәддогалары яудырылган, адәм актыгы дип аталган япь-яшь егет – җан кыючы китмәде. Үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән, ярсыган, бөтен дөньясына рәнҗегән, үчләнгән япь-яшь егет. Нәрсә булган аның тормышында, нәрсә аны бу адымга китереп җиткергән? Безгә күрсәтелгән видеоязмалардан ук аның рухи сәламәт булмавы, психикасында җитди тайпылыш­лар барлыгы күренә. Ни өчен ул шушы хәлдә, баш авыртулары белән изаланган килеш, бер ялгызы калган? Улларының холкындагы үзгәрешләрне күрә торып, ни өчен иң якын кешеләре – әти-әнисе аны шул хәлендә ялгызын калдырып чыгып киткән? Аны ничек яшәр, җәмгыятьтә ничек урынын табар дип уйладылар икән? Без бит әти-әниләр, олы кешеләр, балаларыбызның тәрбиясе өчен бу җәмгыятьтә дә, ахирәттә дә җавап бирергә тиешбез, югыйсә. «Бер әти-әни дә баласын начар булсын дип үстерми», – дияр күпләр. Әйе, яхшы ашасын, яхшы киенсен, яхшы шартларда яшәсен, шәп телефоны булсын… дип тырышабыз, тырмашабыз, ә балабызның җанын тәрбияләү, күңелен, нәфесен тәрбияләү турында уйларга вакытыбыз калмый. Һәркемнең диярлек кредиты, ипотекасы бар, аларны һәр айны вакытында түләп барырга кирәк. Ләкин балаларның да әти-әни канаты астында үтәсе көннәре санаулы. Йә син аңа шул вакыт эчендә җылыңны биреп каласың, йә юк… Күпләребез дөнья куу белән мавыгып, улы-кызының хәлен сорашып, сөйләшеп утырырга да вакыт тапмый лабаса. Бергәләп балыкка бару, кечкенә поход оештыру, футбол уйнау, спорт ярышы карау, мәчеткә барып вәгазь тыңлау, һичьюгы, һәр иртәне балаңны кочаклап, «улым, кызым, мин сине бик яратам, исән-сау гына йөри күр!» – дип әйтергә дә авырсынучыларыбыз аз түгел бит.

Иманым камил, кечкенәдән әти-әнисе тарафыннан җитәкләп йөртелгән, яратылган, әхлакка, яхшылык эшләргә өйрәтелгән булса, әлеге адашкан егет беркайчан да мондый фаҗигале кызганыч хәлгә калмас иде. Балага хөрмәт, ярату булган гаиләдә аның җан газапларын, психикасындагы үзгәрешләрне күреп алырлар, ярдәм кулы сузарлар иде. Ул үзгәрешләр анда бер көн эчендә генә барлыкка килмәгән бит. «Сектага эләккән», диделәр. Әгәр балаларыбыз күңеленә яшьтән әхлак тәрбиясе салып, мәхәббәт белән тәрбияләмибез икән, секталарга килеп кабулары ерак түгел шул. Секталарга кереп адашмас өчен балаларыбызның иманын ныгытыр­га бурычлыбыз. Үзен «бог» дип игълан итеп, балаларга ут ачкан үтерүчене сабый чагында әтисе җитәкләп гает намазына алып барса, әнисе һәр иртәдә “бисмилләһ” әйтеп башыннан сыйпаса, һәр кичне чәй янында үтеп киткән көн турында сөйләшеп, көлешеп утырсалар, ул, ихтимал, мылтык асып мәктәпкә таба атламас иде. Ни өчен нәкъ менә мәктәпкә барып аткан, ни өчен кибеткә кермәгән яисә Дәүләт Советына бармаган? Бу бәхетсез баланың ярасы, җәрәхәте, авырткан җире мәктәп белән бәйледер, мөгаен… Кайчандыр аны нәкъ менә шунда ишетмәгәннәр, күрмәгәннәр, ә бәлки рәнҗеткәннәрдер. Һич тә җинаятьчене акларга тырышмыйм. Ләкин ул үзе генә гаепле түгел! Битарафлыгыбыз белән күпләребез гаепле!

Шушы фаҗигадән соң башлар әйләнгән, йөз сорау җаннарны телгән көннәрдә Казанда татар хатын-кызларының җиденче җыены уздырылды. Аны «Ак калфак» оешмасы үткәрде. Җыенның икенче көнендә дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган ханымнарга «Калфак туе» тамашасы күрсәтелде. Тамашаның бусы халкыбызның атаклы абыстае Рәшидә апа Исхакыйга багышланган иде. Рәшидә абыстай – меңләгән милләттәшебезне әлифне таяк дип танырга өйрәтеп, ислам юлына бастырган мөгаллимә генә түгел, ә үзенең алты баласын динне сансызлаган елларда да намаз иясе итеп тәрбияләп, туган телебездә сөйләшергә өйрәтеп үстергән хөрмәтле Ана да. Залда Рәшидә абыстайның алты баласыннан дүртесе утыра иде, зал аларны озаклап алкышлады, хөрмәтен җиткерде. «Ак калфак»чыларның, ниһаять, милләтнең саулыгын саклаучы төп нигезнең динебез булуын аңлап, ислам тәрбиясенә йөз белән борыла башлавы сөенерлек хәл ич. Катлы-катлы стратегияләр төзеп утырганчы, милләтне иманга кайтару юлында эшлисе иде бит. Иманга кайткан милләт хәрам сазлыгыннан чыгар, бәрәкәткә ирешер, хөрмәтле булыр иде. Мөселманның бәхетле яшәү стратегиясе, кагыйдәсе, кануны инде мең дә дүрт йөз ел элек Аллаһ тарафыннан иңдерелеп, Коръән китабы рәвешендә бүләк ителгән. Бабаларыбыз, шуны 1100 ел элек үк аңлап, үзләренә яшәү рәвеше итеп кабул иткән. Без исә һаман ниндидер яңалык иҗат итмәкчебез… Җыр-бию юлы белән генә барып милләтне көчәйтеп тә, баетып та булмый. Иманлы, намазлы халык кына рухи яктан да, матди яктан да көчле була ала. Әлбәттә, Кадрия ханым Идрисова моны яхшы аңлыйдыр, туп-турыдан шулай әйтмәсә дә, сүз җебе шуңа тоташа иде.

«Безнең халык өчен вак нәрсә юк. Сөлгесе, намазлыгы, комганы… да әһәмиятле. Алар – татарны татар иткән нигез, элементлар. Татарның никадәр чиста-пөхтә булганын Карл Фукс тәфсилләп язган…

Чәчегезне-башыгызны туздырып йөрмәгез, сез бит татар аналары! Башыгызда яулык йә калфак булсын, чәч җыюлы булсын. Итәк тә тездән аста булырга тиеш. Бу бит сәламәтлек өчен кирәк. Үзегез татарча киенә алмыйсыз икән, «Ак калфак» тирәсендә йөрисе дә юк…» – диде ул. Узган шундый корылтайларның берсендә үзенә сүз бирмәсәләр дә, Фәүзия апа Бәйрәмова зал алдына чыгып, бик тәэсирле чыгыш ясаган иде. Гадәттәгечә, милләтебезне саклап калу юнәлешендә саллы тәкъдимнәре дә әйтелде. «Халкыбызның күпчелек өлеше җаһилияттә яшәвен дәвам итә. Хатын-кызларыбыз арасында эчкечелек тамыр җәйгән төбәкләр бар. Кызларыбыз чит милләтләргә кияүгә чыга… Әйдәгез, абыстайлардан, зыялылардан, тарихчылардан торган дәгъват төркемнәре төзик тә, халык арасына чыгыйк, очрашулар үткәрик!» – дигән иде ул өзгәләнеп. Ләкин аның сүзләре җавапсыз эленеп калды, резолюцияләргә кертелмәде… Ә халкыбыз ничек мохтаҗ бүген дәгъватка! Һәр кеше үз аягы, ихтыяры белән мәчеткә килеп җитә алмый шул. Халык үз тарихын, динен белсен өчен чыннан да аңа якынаерга кирәктер, бәлки?

Мәктәпләргә кораллы сакчы куеп була анысы, тик алай итеп кенә балаларыбыз­ны югалудан, адашудан, зомбилашудан саклап калып булырмы? Анасыннан, гаиләсеннән ваз кичкән балалар иртәгә милләт йөрәгенә кабат кан саудырмасмы?

Эльмира СИРАҖИ.

.Рәшидә абыстай Исхакый кызлары форумның хөрмәтле кунаклары булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: