Мәдәни җомга

Гамил Афзалның әремле гомере

Кыю, туры сүзле, тәвәккәл иде Гамил абый. Ул әле 2017 елда телебезне сатып җибәрәселәрен белмичә дә торып, аларны 15 ел алдан ук «тел зиначылары» дип атады.

(Тууына 100 ел тулу уңаеннан)


БДИ бирдертү хакына, тестлардагы җавапларны сайлаганда ялгышмыйча бассын, дип кнопкаларны ятлаттыру өчен, ел дәвамында 82 сәгать буе миләрен черетсәләр дә, газиз балаларыбызга татар әдәбияты дәресләре хәзер атнасына бер сәгать кенә керә. Актаныш яки Әлмәттән ерактарак яткан район яисә Башкортстанда, Төмән, Әстерхан, Нижгар яки Саратовтагы татар укучыларының Гамил Афзал иҗатын гына түгел, хәтта аның әремдәй ачы тормыш юлын, байтак әсәрләрен белмәве дә мөмкин. Аннары хәзер педучилище яки университетларда да татар теле һәм әдәбияты факультетлары ябылып бетте инде, шуңа күрә Бөре, Төмән, Чаллы, Алабуга кебек калалардагы уку йортларында да студентларга Гамил ага иҗатын энәсеннән җебенә тикле өйрәтеп ятулары да бик икеле. Өстәвенә, каләмдәшләренең: «Аның әти-әнисе, Гамилгә тугыз яшь чагында, Актаныштан Магнитогорск каласына үзләре теләп күчкән», – дип язган мәкалә яки истәлекләре дә китаптан-китапка кабатланып, хакыйкатьне яшерү дәвам итә. 

Гамил абый үзе дә, йөрәген әрнетмәү йә горурлыгын сак­лау хакынадыр, «Юл башы» дап аталган истәлек язмасында гаиләләрен «махсус күченүчеләр», ә максатны «Магнитогорск каласын һәм корыч кою заводын төзергә килү», дип кенә атый. Ә менә төп серне – аның әтисе Гыймазетдинны кулакка чыгарып, авылдагы бар байлыгын талап, Красный Бор һәм Сарапул аша махсус пароход һәм паровозларда Уралга озатуларын яшереп калдыра. Югыйсә, Гыймазетдинны «кулак» булуда гаепләрдәй тегермән дә үзенеке түгел бит әле, анысы да Гамилгә бабай тиешле Афзалетдиннән калган. Ә Афзал карт үзе урта хәлле крестьян саналырлык байлыкка нигезне тал чыбыгыннан чуман (кәрзиндер инде) үреп сатудан башлаган. Аның белән бергә шушы ук шөгыльгә тотынган дусты Фәрди атнасына биш чуман үрсә, Афзал чуманнар санын алтыга җиткерә торган булган. Актаныш базарында тауар үтемле булган, күрәсең, биш ел узгач, Афзал авылда кечкенә лавка ачып җибәргән. Чәй, шикәр, энә, булавка, сәдәф, чәч тасмасы, тоз, борыч, сабын кебек вак-төяк белән сату иткән. Янә биш ел узуга, Афзал ике катлы, алты почмаклы шәп йорт җиткергән, яшь хатынга өйләнеп җиффәргән, яңа кибет ачкан. Ике кибеттә ике хатыны эшләгән, ә үзе пар ат белән Сарапулдан тауар ташыган. Җил тегермәне булдырган, үзе белән чуман үрүне оештырган Фәрдине хезмәтче итеп алган. Шактый гына тернәкләнеп китәсе булган да бит, әмма Афзал карт Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 56 яшендә үпкә авыруыннан, васыять кәгазе язарга да өлгермичә, фани дөньяга китеп барган. Аннан калган малны ике хатын, тугыз бала, ике кияү арасында ызгыш-талаш белән бүлеп бетергәннәр. Иң өлкән бала булганга, Гыймазетдинга тегермән эләккән. Хәер, ул әтисе вафатына кадәр ун ел элек үк башка чыгарга өлгергән булган инде. Гыймазетдин йортны үзе салган, Таибә атлы хатынга өйләнгән. Исән калган Салиха һәм Вәсилә атлы кызлар, Әфка белән Гамил атлы малайларны да исәпләгәндә тугыз бала табып өлгергән. Ә менә унынчы баланы таба алмыйча, 1924 елның җәендә, 36 яшендә вафат булган. Нәкъ бөек Тукайныкы шикелле тәкъдир кабатланган. Өч яшьлек Гамил, әнисен кәфенлеккә төреп алып китә башлагач: «Инәйне алып китмәгез, инәйне кайтарыгыз!» – дип елый-елый, артыннан йөгергән...

Яшь чагында ук трахома чире белән чирләп ярым сукыр калган Гыймазетдин балаларга яңа әни алып кайткан-кайтуын. Юк, әкиятләрдә сурәтләнгәнчә явыз да, кансыз да булмаган ул, Гамилне дә, башка балаларны да «үскәнем, акыллым», дип кенә иркәләгән. Әтисе күбесенчә тегермәннән кайтып кермәгән, уллары да кече яшьтән ашлык тарттыру мәшәкатенең нечкәлекләрен белеп үскән. Бишенче бала – Хамис атлы энекәш тә туган. Әтиләре Гыймазетдин ярым сукыр булса да, зиһенле, белемле, гаиләгә «Кызыл Татарстан» газетасын алдырып яшәгәннәр. Фирка сәясәтен яшереп тормыйлар бит: әнә, коммуналар төзү, колхозларга куып кертү турында киңәшмәләр уздырыла икән. Урамга чыгып, ирләргә сүз кушсаң, алар үзенчә сукалый: «Башта Түбән очныкылар кереп, ташпулатлар салсын әле, аннары без карарбыз. Мәгәр анда кергәннәргә тәре өләшәләр, хатыннар да упшый була, диләр»...

1929 елда яше җитсә дә, Гамилне мәктәпкә алмыйча, борып кайтаралар. Бер елдан соң гына мәктәпнекеләр илтифат күрсәтә. Әмма ул арада инде Гыймазетдин агайның баш очында болытлар куера. Ул НЭП елларында атка тагып йөри торган ургыч та алган икән. Дөрес, машинаны көйли белмәгәннәр, ул арышны сирәк кенә урып, буразнадан читкә коеп барган. Ахыр чиктә ургыч ихата почмагында күгәреп ята башлаган. Мәгәр ярлылар комитетында һәм силсәвиттә чутланганнарның үз хисабы бар бит. Өстән «авылдагы крестьяннарның 15 процентын кулакка чыгарып, читкә куарга», дигән фәрман төшерелгән. Гыймазетдин колхозга керәм, дип гариза язгач, тимичә торганнар. Мәгәр 1931 елның мартында «Правда» газетасында Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе дөнья күрүгә үк, икенче таңда халык, дәррәү булып, колхозлардан чыккан. Берничә айдан соң «колхозга алыгыз», дип яңа гариза язса да, файдасы булмаган. Гыймазетдинны яшь хатыны, биш баласы белән ат арбасына утыртып, Минзәлә каласына озатканнар. Яшь әниме, Гыймазетдинмы, «сабый бала астыннан эзләмәсләр әле» дип, Гамил астына яңа гына сырган фуфайка белән яңа гына бәйләнгән йон оек яшереп куйган булган. Әмма авылның Щукарь карт шикелле, һәркайда борын тыгып йөрүче шамакайлары да җитәрлек бит. Шундыйларның берсе: «Болар хәзер сезнеке түгел, колхоз малы!» – дип кычкырып, Гамил астыннан фуфайка белән оекбашны да талап алып калган...

Безнекеләр бүген дә: «Без бу өлкәдә лидер, теге өлкәдә барыннан да алдынгы», – дип шәрран ярырга ярата. Шул ритмнан чыга алмыйча, кайчакта «Без үзәккә салым озату буенча лидер!» – дип кычкырганнарын да абайлап өлгермиләр. «Салым түләү буенча алдынгы»ның татарчасы – «Без – иң тугры кол», дигән сүз икәнен аңламыйлар, димәк. Мондый «лидерлык» – утызынчы еллардан ук калган кара тамга югыйсә. Татарстан колхозлашу елларында 40 меңнән артык крестьянны кулаклыкка чыгарып читкә сөрү буенча Украина белән Белоруссиядән кала барлык төр республика һәм өлкәләр арасында «беренчелек» яулаган. Шушы 40 мең татар гаиләсенең 30 меңнән артыгы – Магнитогорск, берничә меңе Пермь өлкәсендәге Березники каласына химия комбинаты төзү өчен озатылган. Чынлап баксаң, соңрак Ленин ордены кавалеры булып танылган Ардуан батыр да үз авылыннан читкә сөрелгән бер якташ ул...

Гыймазетдинныкылар 1931 елның август аенда Магнитогорскидагы 8 мичле, дүртәр рәтле сәкеләр тезелгән, кандала, борча белән тулы озын баракка кереп урнашкан. Балаларга тикле ипи – норма буенча. Ә кул арасына керердәй ирләр, хатыннар, яшүсмерләрнең һәркайсы җир казуда. Аны кәйләләр белән дә чукыйлар, берникадәр күбә җыелгач, тачкаларга төяп, читкә чыгаралар. Булачак йорт һәм завод корылмалары өчен фундамент шулай әзерләнә. Татарлар күп, тора-бара кечкенәрәк урам булып, үзара берләшәләр. Ни галәмәт, Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан куылган хәзрәт Г.Мирзасалихов Магнитогорскидагы Татар бистәсендә мулла вазифасын да үтәргә керешә.

Сентябрьдә Гамил Магнитогорскиның барак-мәктәбендәге икенче сыйныфта укый башлый. Уку тулысынча татар телендә алып барыла, Казан каласыннан Тукай, Такташ, Г.Ибраһимов, М.Гафури әсәрләре, хәтта Н.Островскийның татарчага тәрҗемә ителгән «Корыч ничек чыныкты» китабы да килеп ирешә. 1932 елда корыч кою заводының беренче домнасы эшкә керешә. Ел артыннан ел уза торгач, җиденче сыйныф та артта кала. Гамил күршедәге Троицк каласының татар педагогика техникумына барып керә. Беренче курсны тәмамлый һәм аякларындагы ревматизм авыртуына түзмичә, хастаханәгә керергә мәҗбүр була. Авыру – алты ел буена салкын баракта чиләнү нәтиҗәсе. Беркадәр рәтләнгән шикелле тоелса да, кабат техникумга барырга насыйп булмый: Гамил металлургия заводына кара эшче булып урнашырга мәҗбүр. 1939 елның җәендә «Азат хатын» журналында үзенең «Амур буенда» дигән бер шигырен бастырырга да өлгерә әле. Әмма алда сугыш. Юк, ревматизм чирле Гамилне фронтка алып китмиләр. Ул тәүлегенә уникешәр сәгать буе йә станок артында, йә мастерскойда бил бөгә. Бер дә туктамыйча, шигырьләр дә яза. Аларны Казанга, Матбугат йортына, хәтта Сибгат Хәкимнең үзенә дә юллый. Тик Казаннан җавап – йә «каләмегез өметле» дигән сүз уйнату, йә бөтенләй дәшмәү. 1949 елда, инде чыдамыйча, Казандагы Матбугат йортына да барып карый, әллә ничә бүлмәләргә кереп шигырьләрен укый, ахыр чиктә, яман итеп сүгә башлауларын ишеткәч, гарьләнүдән шундук кайтып китә...

1954 елда иң өлкән апасы Салиха белән җизнәсе Латыйп яшәп яткан Башкортстанның Калтасы районындагы Яңа Шәрип авылына кайтып егыла ул. Гамил инде икенче группа инвалид дип табылган, аяклары йөрми, тәнендә «карга чукырлык та ит кисәге юк». Апасы белән җизнәсе аны төрле үләннәр, әллә нинди төнәтмәләр белән дәвалый башлый. Гамил түшәктә ауный, ләкин барыбер каләмен ташламый, үҗәтләнеп, «дадурланып», бөтенесенең борынына сугарга әзерләнеп, һаман иҗат итә. Ниһаять, 1955 елда «Совет әдәбияты» журналында аның берьюлы тугыз шигыре басылып чыга. Гамил өчен дә күк капусы ачылгандай була, 1957 елда аның «Кар сулары» исемле тәүге җыентыгын басарга әзерлиләр. Аннары ел саен диярлек «Вөҗдан сүзе», «Дөнья матур», «Кояшлы яз», «Өянкеләр моңы», «Офыклар» китаплары дөнья күрә башлый. Авырган чакта «Үзем үлеп ятам, Үзем сүнеп ятам, Кеше бәхете өчен сөенеп», дип язган булса, тиздән Гамил үзе дә аякка баса, Нәфисә атлы кыз белән гаилә корып җибәрә, бер-бер артлы Раушания, Рауза, Галиябану исемле өч кыз туа.

Гамил абый 1960 еллардан соң гел Әлмәттә яшәде. Бәхете бар, ул заманда татар-башкорт әдәбиятының маяклары булган Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев һәм тагын дистәләгән каләмдәшләре белән аралашты, алар өчен үз булды. Ул вакыты белән шаян, вакыты белән әрем телле иде. Моны үзе дә төгәл аңлый иде, шуңа болай язды:

Әрем телле булдым, әрем татып,
Телемдәге әрем өчен дә.
Салкын көздә,
Сары чәчәк атып,
Әрем үсәр кабрем өстендә.

Кыю, туры сүзле, тәвәккәл иде Гамил абый. Ул әле 2017 елда телебезне сатып җибәрәселәрен белмичә дә торып, аларны 15 ел алдан ук «тел зиначылары» дип атады һәм «Сиптер әйдә, типтер әйдә, ил сатып, иман сатып» дигән шигъри юллары да шул зиначыларга багышланган иде.

Шундый әрем телле һәм сикәлтәле язмышлы булса да, 1977 елда Гамил абый республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1991 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде. 2001 елда Әлмәт драма театры бинасында аның 80 яшьлек юбилеен зурлап уздырдылар, шәһәр хакиме карары белән үзе исән чагында ук Әлмәтнең бер урамына Гамил Афзал исеме бирелде. Ни үкенеч, үз исемендәге урам буйлап ул ел ярым чамасы гына йөрергә өлгерде шул. 2003 елда ул арабыздан китеп барды.

Менә, май аеның соңгы көнендә Актаныш район мәдәният сараенда һәм Такталачык авылында Гамил абыйның 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Кунак булып Такталачыкка Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы мөхәррирләре Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон, драматурглар Д.Салихов һәм Р.Сәгъди, шагыйрьләр М.Мирза, Э.Шәрифуллина, Л.Гыйбадуллина, Ф.Дәүләтбаев һәм Р.Сәлахиев, язучылар А.Әхмәтгалиева, М.Әмирханов, Ә.Моталлапов, Гамил абыйның кызлары Раушания, Рауза һәм үзенең кызы Нурия белән Галиябану кайтты. Шагыйрь исемен йөрткән урамдагы җәмәгатьчелек үзәгендә Гамил абыйны юксыну һәм зурлау кичәсе узды. Район мәдәният йортында үткәрелгән кичәдә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты һәм чыгыш ясады. Шагыйрь Ленар Шәехкә Г.Афзал исемендәге бүләк тапшырылды.

Кызганыч, Гамил абыйга багышланган аерым музей юк. Ут күршеләрдә генә сокландыргыч үрнәк тә бар югыйсә. Илбашлары Мортаза Рәхимов 1994 елда ук «Башкортстанның халык әдибе» дигән исем бирелүгә, һәр талантка әле үзе исән чагында ук ике катлы таш йорт төзеп бирү, ә вафатыннан соң аны әдипнең музеена әйләндерү турында фәрман игълан иткән иде (ул алты балалы гаиләләргә дәүләт хисабыннан йорт төзеп бирү хакында да фәрман чыгарды). Шушы фәрман нәтиҗәсендә Дүртөйле районының Минеште авылында атаклы Наҗар абый Нәҗмигә коттедж төзеделәр, беркадәр олыгайгач, ул анда үзе дә кайтып яшәде. Мәскәү каласында гомер итүче Ахияр Хәкимовка да Дәүләкәндә нәкъ шундый ук «сарай» төзелде, автор җәйге айларын гел шунда уздырды, хәзер анда өч фәнни хезмәткәр шөгыльләнә торган аерым музей эшли. Ә безнекеләр үзләре «лидер», аларга чит-ят үрнәге ярамый, шуңадыр, ахрысы, Шәүкәт Галиев, Гамил Афзал, ахыр чиктә Татарстаннан «читтә» яткан Башкортстан районнарында да Әхсән Баян, Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Роберт Миңнуллин кебек халык әдипләренең данлы музее, кереп борын төртердәй җылы бер «оя» юк. 

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

.Район җитәкчеләре, Г.Афзал кызлары һәм язучылар Актаныш үзәгендәге Г.Афзал бюсты янында.

.Такталачыкта Г.Афзал урамы.

.Кунаклар һәм актанышлылар Такталачык авылының җәмәгатьчелек үзәге бинасы каршында.

.Такталачыкта Г.Афзал урамына куелган стела.

.Гамил абыйның кызлары Раушания, Рауза, Галиябану һәм оныгы Нурия.

.Юбилей тантанасында Г.Афзал премиясен тапшыру.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: