Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Галим: Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри якын торсалар да, аралашып яшәмәгән

Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, татар галимнәре бер-берсенең яңа чыккан хезмәтләре белән танышып барган.

Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри арасында элемтә булган, тик алар якын торсалар да, аралашмаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сөйләде.

«Мәрҗани тарихка, ә Насыйри күбрәк тел һәм әдәбиятка игътибар бирә, филологиягә нигез сала. Һәрберсенең үз урыны бар, берсен күтәреп, икенчесен төшерсәк, дөрес булмас иде. Алар бер-берсенең яңа чыккан хезмәтләре белән танышып барганнар», — диде ул. 

 

 

Бу фикерне КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов та раслады. «Араларында „кара мәче йөгергәләгән“. Әмма бер-берсенә дошман булмаганнар. Бераз көнчелек тә булгандыр, карашлар төрлелеген дә исәпкә алырга кирәк», — ди ул.

Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, бу күренеш — табигый. «Икесе дә зур шәхес. Берсен күтәреп, икенчесен төшерергә ярамый. Бу хәлгә гаҗәпләнеп карарга киңәш итмим, күпертергә тырышмасыннар иде», — диде галим. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев