Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Габдулла Тукай шигырьләрен уку бәйгесендә рус егете Алексей Гусев призлы урын алды

«Мине балалар йортыннан татар гаиләсе уллыкка алды. Гаиләм Арчада яши. Арчага күченгәч, татарча өйрәнергә туры килде, намазга да бастым», — ди Алексей Гусев.

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә рус егете Алексей Гусев икенче урын алды. Ул Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигыре белән чыгыш ясады.

«Үз әти-әниемне белмим. Мине балалар йортыннан татар гаиләсе уллыкка алды. Гаиләм Арчада яши. Арчага күченгәч, татарча өйрәнергә туры килде. Чөнки анда балалар да, өлкәннәр дә русча начар сөйләшә иде. Татарча сөйләшә башлавымны кечкенә чакта сизмәдем дә. Татарча да өйрәндем, намазга да бастым. Тумышым белән рус булсам да, үземне татар дип саныйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алексей Гусев Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә укый.

«Аллаһы боерса, икенче курсны тәмамлыйм. Ял көннәрендә Арчага кайтып йөрим. Киләчәктә чит илдә укырга керергә, гарәп телен тагын да яхшырак өйрәнергә телим», — диде Алексей Гусев. 

 

 

 

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе үтте дип язган идек. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев