Мәдәни җомга

Фуад Вәлиевның кызы: Әтине Казанда сәнгать белгече буларак танырга теләмәгәннәр

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты Фуад Вәлиевның «Казан татарлары орнаментлары» китабын башта кабул итмәгән, язучылар һәм рәссамнар имза җыйганнан соң гына бастырганнар.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре, Фуад Вәлиевның кызы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевны Казанда сәнгать өлкәсендә белгеч буларак танырга теләмәгәннәр дип саный.

«Әтине сәнгать белгече буларак танымаганнар. Аның „Казан татарлары орнаментлары“ дигән беренче китабын „алучы булмаячак“ дигән сәбәп белән Татарстан китап нәшрияты чыгармаган. Рәссамнар, язучылар китапны сатып алырга теләк белдереп имзалар җыя. Шуннан соң гына китап нәшер ителгән. Әмма ул китап бөтен дөньяга тарала, аны эзләсәң дә, табып булмый», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

 

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова әтисе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән чакта «Сөембикә манарасы»н татар халкыныкы дип язган булганын әйтте. «Аны шуның өчен милләтчелектә гаепләгәннәр», — диде ул «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мирас һәм заман» дигән күргәзмә ачылышында.

«Әтигә Болгардагы тарихи урыннарны туристларга күрсәтергә рөхсәт итмәгәннәр. Шуңа да карамастан, әти кешеләргә экскурсия ясап йөргән», — ди Фуад Вәлиевның кызы.

 

 

Гүзәл ханым әтисенең төзекләндерү остаханәсендә архитектор булып эшләвен дә искә алды. «1959 елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани мәчетенә янкорма ясарга заказ бирделәр. Әти аны проект итеп ясады. Әтинең проектын Мәскәү комиссиясе ошатмый һәм аны Архитекторлар берлегеннән куалар», — ди ул.

Аның фикеренчә, Фуад Вәлиев Мәрҗани мәчете проектларын ясамаса, архитектор булып калыр иде, әмма ул архитектор булып башка эшләмәгән.

«Әти бик тырыш иде. Кеше йокларга ятканда да ул өстәле артында утырып кала, иртә белән йокыдан уянсам да әти гел иҗатта иде. Әти үзе бер институт шикелле иде. 37 ел элек вафат булса да, әти кебек фундаменталь китаплар язган кеше әлегә юк», — диде Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. 

 

Күргәзмәдә беренче залда Фуад Вәлиевның сәнгати мирасы, икенче залда заманча авторларның әсәрләре урын алган. «Күргәзмә авторның декоратив-гамәли сәнгатендәге хезмәтләрен татарстанлыларга җиткерү максатыннан оештырылды. Сер түгел, күпчелек яшь милли дизайннар Фуад Вәлиевның мирасын нигез итеп куллана», — диде Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов. 

 

 

Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Луиза Фәсхетдиновага татар чигүе турында диссертация язарга туры килгән. Шунлыктан, ул Фуад Вәлиевның барлык хезмәтләрен өйрәнеп чыккан. «Фуад Вәлиев Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгатен тулаем өйрәнеп чыга. Аның китаплары булмаса, таянырга нигез юк», — дип әйтте ул. 

 

* Фуад Вәлиев (1921 — 1984) — татар халкының декоратив-гамәли сәнгатен беренчеләрдән булып өйрәнгән һәм аны системага салган белгеч. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: