Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.

19 майда массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итә. Бу көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәме белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстанда матбугат көнен рәсми рәвештә 1998 елдан бирле уздыралар.

Тантаналы очрашу Казан үзәгендәге элеккеге Матбугат йортында узды. Хәзер бу бинада “Ногай” кунакханәсе урнашкан. Беренче катта Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Китап club» милли аш-су рестораны эшли. Бәйрәм тантанасы шул залда үткәрелде.

“Бу урын – Татарстан журналистикасы өчен озак еллар рухи үзәк булып торды: биредә китап нәшрияты, газета һәм журнал редакцияләре эшләде. Бүгенге тантананың әлеге бинада үткәрелүе истәлекле вакыйга”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат йорты турында.

Тантанада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Журналистлар берлеге рәисе, “ТНВ” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, шулай ук республика, шәһәр һәм район гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмаларның журналистлары, матбугат хезмәткәрләре катнашты. 

 

 

"Татарстан журналистикасы - Россиядә күпчелек критерийлар буенча алдынгыларның берсе. Ул хакимият белән җәмгыять арасында элемтәләрне ныгытырга, милли мәдәни казанышларны сакларга булыша. Республика халкы вакытлы матбугатны иң күп укый торган төбәкләрнең берсе булып тора", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Татарстанда 725 гаммәви мәгълүмат чарасы теркәлгән, шул исәптән – 390 басма матбугат (рус телендә - 198 газет һәм 132 журнал, татар телендә – 113 газет һәм 43 журнал), шулай ук “Туганайлар” керәшен газетасы, чуваш телендә 5 газет, удмурт телендә бер газет бар. 

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә республикада авыл җирлекләрендә эшләүче почта бүлекләрен яңарту-төзекләндерү проекты башлануын искәртте. Мәсәлән, быел 14 районда 15 почта бүлегенә кагылачак. Дәүләт Советы Рәисе хәзерге заманда мәгълүмат тарату өлкәсендә Интернет басмаларның, социаль челтәрләрнең үсеше зур роль уйнавын да әйтте. “ТАТМЕДИА” медиа-холдингын мисалга китереп, үткән ел аның карамагындагы барлык матбугат чараларының да социаль челтәрләрдәге аудиториясе 34 процентка үскәнен хәбәр итте.

Быел Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында, “Татмедиа” агентлыгы алдында тармакны цифрлаштыруда тагын да зур бурычлар торган ассызыклады. Район һәм шәһәр газеталарын да әлеге эшкә кушылырга өндәде. 

Дәүләт Советы Рәисе матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, уртак хезмәт, гражданлык җаваплыгы һәм үз эшенә тугрылык өчен рәхмәт белдерде. 

Бәйрәм уңаеннан бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының иҗади хезмәткәрләре дә бар иде. “Татар-информ” журналисты, мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова, “Атна вакыйгалары” газетасының җаваплы мөхәррире Лилия Гаделшина ТР Дәүләт Советының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

 

 


“Татар-информ”ның татар редакциясе җитәкчесе Рәмис Латыйпов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзенә ия булды. Бүләкне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды. Бүген “Татар-информ”ның баш мөхәррире Ринат Билалов туган көнен билгеләп үтә, Айдар Сәлимгәрәев журналистлар исеменнән, аны гомер бәйрәме белән тәбрик итте.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X