Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлады (2022 елның 21 феврале)

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Җәмгыятьнең игътибарын телләрнең күптөрлелеген саклау мәсьәләсенә юнәлтү максатларында ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплаган бу истәлекле көн 1999 елдан башлап җир шарының барлык тарафларында да билгеләп үтелә.

Һичшиксез, туган тел – ул халыкның «җаны», милләтнең яшәү нигезе һәм аның үзенә генә хас үзенчәлеген саклауның иң көчле коралы, чөнки һәр халык үзенең тарихы, дине, мәдәнияте һәм теленнән рухи көч алып яши. Дөньядагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм меңнәрчә телләрнең кабатланмас матурлыгын билгеләгәндә, без нәкъ менә туган телдә әйтелгән сүзнең зур көчкә ия булуын яхшы беләбез. Кеше туганнан бирле ул аның күңелендә үз урынын таба һәм, киләчәктә нинди генә башка телләрне өйрәнсә дә, ана теле белән «сеңгән» әйләнә-тирә дөньяны танып белү үзенчәлеге беркайчан да югалмый.

Кадерле дуслар! Халыкара туган тел көнендә без туган телләрне саклау һәм укыту өчен тырышкан, милли мәдәниятне алга сөрү эшенә фидакарь хезмәт иткән, туган тел ярдәмендә дөньяны, матурлыкны һәм игелекне аңлаткан һәркемгә дә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Ышанам ки, үз туган телен ихлас күңелдән яраткан кеше башка телдә сөйләшкән күршесенә дә ихтирам белән карый. Йөз җитмештән артык милләт вәкилләренә Татарстаныбыз туган җир, туган йортка әйләнде, без моның белән горурланабыз. Республика җитәкчелеге аларның мәдәни үзенчәлеген саклау, күптеллелек гармониясенә ирешү өчен барысын да эшли, бары тик шулар аркылы гына җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкка нигез салына. Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлырак һәм мәрхәмәтлерәк булыйк. Нинди генә телдә аралашсак та, безнең максатыбыз уртак: бәхетле һәм озын гомер, якыннарыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге. Барыбызга да шушы юлда уңышлар телим, бүгенге истәлекле көн республикабызда, илебездә һәм дөньяда булган барлык телләр һәм мәдәниятләргә карата тирән хөрмәт билгесе булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев