Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фольклорчылар Әлмәткә җыелды

Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә күренекле татар композиторы һәм музыка белгече Солтан Габәшинең 130 еллык юбилеена багышланган «Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыкаль-инструменталь культурасы» дигән семинар-практикум узды.

Чарада этномузыкологлар, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбльләре җитәкчеләре, этник музыка кораллары җитештерүчеләр катнашты.

Экспертлар төбәкнең этник инструменталь сәнгате мәсьәләләре турында сөйләделәр, катнашучыларны борынгы уен коралларын торгызу буенча эш методикалары белән таныштырдылар, фольклор традицияләрен җыю, өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Биредә Н. Җиһанов ис. консерватория галимнәре Геннадий Макаров, Лилия Сәрвәрова, Әлмәт музыка көллияте укытучысы Марина Галкина, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова һ.б. чыгыш ясады.

Төп спикер, сәнгать фәннәре кандидаты Г. Макаровның чыгышы хан заманындагы музыка коралларын яңадан тергезү эшен башлап җибәрү мәсьәләсенә багышланган иде. Аның фикеренчә, борынгы уен коралларын истәлекләр нигезендә тергезү өчен мөмкинлекләр бар. Таҗетдин Ялчыгол кулъязмаларында төрле уен коралларының сызмалары бирелгән, Шиһабетдин Мәрҗани Җәгъфәр Ихсан әс-сафәри дигән ишанның тамбурда уйнаганын язып калдырган. Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы һәм этно-музыкаль кафедра эшләвен, белгечләр әзерләнүен, ләкин  уен коралларын ясау, остаханәләр ачу мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгәнен искә алды ул.

Соңрак, семинар кунаклары «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә дөнья халыкларының музыка уен кораллары тәкъдим ителгән тиңсез күргәзмә белән танышты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев