Мәдәни җомга

Фәннәр академиясе Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өчтомлык чыгарган

«Хезмәт Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чорны милли-мәдәни мохитенә бәйле күзалларга мөмкинлек бирә», — диде Марсель Ибраһимов.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өч томлык басмасын тәкъдим итте.

«Яңа хезмәттә документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хат, көндәлек, истәлекләр, журнал һәм газетада чыккан язмалар, төрле оешмаларның рәсми документлары) Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чорны милли-мәдәни мохитенә бәйле күзалларга мөмкинлек бирә», — диде филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов.

Галим сүзләренчә, Советлар союзы чоры вакытында Тукайга караш бер идеягә нигезләнгән булган. «Ул вакытта социологизм өстенлек итте. Тукайны демократик рухлы язучы дип әйтәләр иде. Бу хезмәттә без социологик фикердән баш тартырга тырыштык. Шул ук вакытта каршылыкларны инкяр итмибез. Без күптөрле караш тудырырга тиеш», — диде ул «Татар-информ”да матбугат очрашуында.

Институтның әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина китапны Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасы өчен материаллар билгеләүләрен әйтте. «Төп максат — мәгълүматны киң катлам укучысына да җиткерү. Беренче адымны ясадык дип уйлыйм. Архив материалларын актарырга, табарга кирәк. Ачыкланмаган мәгълүматлар да җитәрлек», — диде ул.

Китапта аерым бүлекләр рус теленә тәрҗемә ителгән. «Шигърияткә анализ ясаганда без аны рус телле укучыга җиткерергә тиеш дип уйладык. Тукайны рус шагыйрьләре белән дә чагыштырып күрсәттек. Шигърияткә багышланган өлешендә рус әдәбияты терминнарын кулландык, турыдан-туры татар теленнән тәрҗемә итмәдек», — дип аңлатты галимнәр. 

 

Хезмәттә Тукай яшәгән яки булган шәһәрләр (Уральск, Казан, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Троицк), балачагы узган Казан арты авыллары (Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Сасна Пучинкәсе), аның тормышы белән бәйле башка урыннар (шагыйрь яшәгән кунакханәләр, театр, клуб, китапханәләр һ.б.), шагыйрьнең тормыш юлында әһәмиятле роль уйнаган наширләр, әдипләр, эшмәкәрләр һ.б. турында мәгълүмат бирелә.

Хезмәт өч китаптан тора. Беренчесендә шагыйрьнең Казан артында узган балалык еллары (1886 — 1904 ел ахыры), Уральск белән бәйле канат ныгыту дәвере (1894 елның ахырыннан — 1907 елның ахырына кадар) турында сүз алып барыла. Икенче һәм өченче китаплар шагыйрьнең Казан чоры тормышына (1907 елның ахыры — 1913 елның апреле) багышлана.

Хезмәт ике телдә — татар һәм рус телләрендә әзерләнгән. Икетелле формат укучы аудиториясен киңәйтә. Габдулла Тукайның тормыш юлын hәм иҗатын рус һәм татар мәдәниятләре багланышлары мәйданына куя, Россия укучыларының татар әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы күзаллауларын үстерергә мөмкинлек бирә. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: